Мөслим-информ

Себерке бәйләдегезме?

Җәй – иң рәхәт ел фасылы. Матур һава торышыннан файдаланып, күпләр якыннары белән ял итә, су керә, көч туплый. Сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар җәй көне җиләк-җимеш ашап, организмга кирәкле витаминнар җыя. 

Кышка запас әзерләп калу мөһим. Райондашларыбыз бу яктан бик актив. Җәйге көннәрне бушка уздырмыйча, табигать нигъмәтләрен кышка хәстәрләп куярга ашыгучылар җирлегебездә шактый. Яңа гына пешерелгән хуш исле каен себеркесе белән мунчада ләззәтләнергә яратучылар күпләп себерке әзерли торган чор җитте. Гадәттә, себеркене Питрау бәйрәме үткәнче бәйләргә киңәш итәләр. Урманга барып, мунча себеркесе әзерләргә вакыты булмаганнар себеркене сатарга дип махсус әзерләүче осталардан ала. Мөслим авылында гомер кичерүче күпбалалы Кинарскийлар гаиләсе (рәсемдә) өчен дә җәй – кызу эш чоры. Балалары белән бергә күпләп себерке бәйләп, сатуга тәкъдим итәләр. 
– Каен себеркесенә сорау зур. Шушы мөмкинлектән файдаланып, үз куллары белән эшләгән акчаның кадерен белергә өйрәтәбез балаларны. Зур тормышка чыксалар да, себерке бәйләү күнекмәләре гаиләләрендә кулланыш табар, – ди әниләре Светлана Кинарская. 
Бикмәч авылында яшәүче Альберт Ремеев та, җәй җитсә, урманнан кайтып керми икән. 
– “Себерке бизнесы” җиңел дип әйтмәс идем, аны дөрес бәйләү серләрен белергә, вакытында җыярга кирәк. Себерке сыйфатлы чыксын өчен хәтта яфрак формасына игътибар бирәм. Каен себеркесеннән тыш, тире өчен бик файдалы имән себеркесе дә бәйлим. Мәтрүшкә кушып бәйләгәннәрен аеруча яратып алалар, – ди ул. 
Иске Вәрәштә яшәүче Ирина Галиева берничә ел инде себеркене, азык-төлек төрү өчен кулланылучы пленка белән урап, туңдыргычта саклый икән.
– Себеркене май аенда, агач яфрак яру белән әзерлибез. Аны кышка киптереп булмый, чөнки яфраклары кибеп-коелып бетә. Туңдыргычтан алып, пешекләү белән, мунчага җәй исе тарала. Шуңа күрә быел каен себеркесен күбрәк шушы ысул белән әзерләдек, – ди Ирина. 
Дару үләннәрен дә төрлесеннән әзерли ул. Ютәлдән бака яфрагы, зәңгәр, сары мәтрүшкә, җир җиләге яфрагы, юкә чәчәге киптергән. Соңгы елларда иван-чәй әзерләүчеләр дә ишәйде. Иван-чәйдән ясалган эчемлек файдалы. Белгечләр аны кояш баеганнан соң, йөрәк тибешен тынычландыру, кан басымын бераз төшерү һәм үзеңне йокыга, сәламәт ял итүгә әзерләү өчен эчәргә киңәш итә. 
Иске Вәрәштә гомер итүче Бәхиҗә апа Баһауова, елдагыча, файдалы үсемлекләрдән күпләп чәй катнашмалары әзерли.
– Фиточәйгә 21 төрле дару үләне кушам. Составында юкә чәчәге, мәтрүшкә, кыргый алма чәчәге кушылганнарын еш кулланам. Һәркайсын үз вакыты белән җыю таләп ителә. Хәзер кыргый чия яфрагы җыярга вакыт җитте. Аны иттарткычтан чыгарып, киптереп, грануллаштырам һәм чәй катнашмаларына өстим, – дип үлән чәйләрен әзерләү серләрен чиште ул. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: