Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайлауларда актив эшләгәннәргә бүләкләр тапшырылды

2005 нче санлы Түбән Табын участок сайлау комиссиясе сәркатибе Гыйзетдинов Рөстәм Габдулла улы сайлау системасында 25 ел дәвамында закон бозуларсыз нәтиҗәле эшләгәне өчен һәм 50 яше тулу унаеннан ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактаулы значогы белән бүләкләнде.

Сайлау системасында озак еллар закон бозуларсыз эшләгәннәре өчен 1989 нчы санлы Мөслим участок сайлау комиссиясе рәисе Салихҗанов Ирек Фаяз улына һәм 1986 нчы санлы Мөслим участок сайлау комиссиясе сәркатибе Миннәхмәтова Ләйсән Ясәви кызына ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Россия Федерациясе җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларны оештыру һәм үткәрүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен Мөслим районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Янов Александр Александрович һәм Мөслим районы Территориаль сайлау комиссиясе әгъзасы Мотыйгуллин Айдар Әмир улы ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев