Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров килде

Мөслим районының кураторы буларак, министр сайлау участокларында эш барышы белән танышты.

Районда сайлауларның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

-Мөслимдә сайлаулар, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә оештырылган. Сайлау участокларында коронавирустан саклану буенча таләпләр төгәл үтәлә. Халык бик актив. Сайлауларның беренче ике көнендә үк мөслимлеләр, активлык күрсәтеп, гражданлык бурычын үтәде. Гомумән, мин, килгән саен, Мөслим районында эшнең ничек оештырылуын, җирлектәге үзгәрешләрне күреп чын күңелдән сөенәм һәм сокланам, – диде министр.

Район территориаль сайлау комиссиясеннән алынган мәгълүматлар буенча, көндезге 12.00 сәгатькә, алдан тавыш бирүне дә кертеп, райондашларыбызның 70%проценты сайларга өлгергән иде.

Фото –  "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев