Мөслим-информ

Сайлау алды марафоны кыза

Бер мандатлы округлар буенча җиденче чакырылыш Россия Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатлар теркәлү өчен округ сайлау комиссияләренә документлар тапшыра башлады. 18 июль көнне әлеге процедураны 30 нчы санлы бермандатлы Әлмәт округы буенча "Бердәм Россия" партиясеннән кандидат Ринат Хайров үтте. "Бер мандатлы Әлмәт сайлау округы буенча кандидат булу - бердән, зур дәрәҗә,...

Бер мандатлы округлар буенча җиденче чакырылыш Россия Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатлар теркәлү өчен округ сайлау комиссияләренә документлар тапшыра башлады. 18 июль көнне әлеге процедураны 30 нчы санлы бермандатлы Әлмәт округы буенча "Бердәм Россия" партиясеннән кандидат Ринат Хайров үтте. "Бер мандатлы Әлмәт сайлау округы буенча кандидат булу - бердән, зур дәрәҗә, икенчедән, олы җаваплылык. Мин туган төбәгемнең бүген һәм киләчәктә хәл ителергә тиешле проблемалары белән яхшы таныш. Татарстан командасы составында булу - үзенең көндәлек хезмәте белән республика үсеше өчен эшләүчеләр арасына керү, дигән сүз. Мин Татарстанымның чәчәк атуы өчен көчемне кызганмаячакмын", - ди Р. Хайров.
Әлмәт бермандатлы сайлау округы буенча 3 кандидат та сайлау комиссиясенә документларын тапшырды. Алар - Р. Хайровтан тыш ЛДПР члены Валерий Алейников һәм коммунист Эдуард Мөхәммәтшин. Дәүләт думасына депутатлыкка кандидатларның төгәл исемлеге 13 августка кадәр билгеле булачак.
Исегезгә төшерәбез, 27 июнь көнне "Бердәм Россия" партиясенең федераль съезды депутатлыкка республика партия исемлеге буенча - 14, Татарстанның бермандатлы округлары буенча 6 кандидатны раслады. Республиканың "Бердәм Россия" партия исемлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Бүгенге көндә 6 бермандатлы сайлау округы буенча депутатлыкка 46 кандидат күрсәтелде. 6 бермандатлы округларда үз кандидатларын 4 парламент партиясе һәм шулай ук "Коммунисты России" һәм "Родина" партияләре тәкъдим итте. "Парнас" тан - 4, "Яблоко"дан - 3, "Партия пенсионеров за справедливость" тан 1 кандидат күрсәтелде, 2 кеше үз-үзләрен тәкъдим итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: