Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сайланма хәдисләр аңлатмасы

“Ни үкенеч шул кешегә, ул халыкларны көлдерер өчен сөйли һәм алдый, һәлаклек аңа, һәлаклек аңа!” (Әхмәт бине Хәнбәл мөснәде: 5 к, 5-6 б; Кәмигъ Тирмизи: 2 к, 55 б.)

Халыкларны көлдерер өчен сүз сөйләү, әгәр дә саклык белән булмаса һәм аның өстенә алдау – һәр икесе түбәнлек булып, үз дәрәҗәсен саклаучы кешеләргә кирәксез нәрсәләрдер. Шуның өчен Рәсүлүллаһ боларны мактамый һәм үзенә өммәт булган кешеләрнең андый сыйфатларда булуын һич муафыйк күрми. 

Алдау, кеше көлдерер өчен булмаган сурәттә дә хәрам эш иде. Бу турыда хәдисләр үтте. Инде кеше көлдерер өчен булганда аның гөнаһы янә дә артык булачагы үзеннән-үзе мәгълүм. Хәрам булган нәрсәләрне тыңлау да хәрам булганлыктан, ялган сүзләрне тыңлап утыручылар сөйләүчеләр белән бер хөкемдә булырлар. 
Кеше көлдерүдән башка бер дөрес нияте булмаган вакытта мәгълүм һәм билгеле кешеләрдән матбугат аркылы көлү һәм көлдерү өчен рәсемнәрен кую да бу хәдис куркытуы астына беренче булып керсәләр кирәк.
Ризаэддин ФӘХРЕТДИН. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев