Реклама
Җирлекнең үзенә карашын беләсең килсә, аның зиратына барырга кирәк, диләр. 13 июнь көнне Мөслим зиратында чираттагы күләмле өмә үтте.
Мөслим районы мөхтәсибәте инициативасы белән оештырылган өмәдә район оешма-предприятиеләре, хезмәт ветераннары, яшьләр, Мөслимгә кайткан кунаклар - барлыгы 800 якын кеше катнашты.
Оешмалар үзләренә билгеләнгән территорияләрне үскән үләннән, чүптән арындырды. Шунысын да әйтергә кирәк, районның кайбер оешма-предприятиеләре өмәгә үз техникалары белән дә чыкты.
Зиратны тәртипкә китерү өчен бердәм булып эшләргә кирәк. Әгәр якыннарыбызның каберләре белән беррәттән чистартылмаган чит каберләрне дә тәртипкә китерсәк, әлбәттә, савабы бермә-бер күбрәк була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз