Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сатып та куйды Мөслим фермерлары

Мин үзем ярминкәләрдә, сатып алудан бигрәк, карап йөрергә яратам.

Чөнки һәр сатучы үзенең товарын, кызыктырырлык итеп, матурлап тезеп куя, якынрак килсәң, "Менә монысын ал әле, монысы кирәкмиме?" дип, тәкъдим итә башлый. Шуннан соң, кызыгып китеп, сатып алганыңны сизми дә каласың. Әлбәттә, хәзер адым саен кибет. Шулай да күпләр яминкәләрне дә көтеп ала, яратып йөри.

Якшәмбе көнне Мөслимдә узган ярминкәдә сатучылар да, сатып алучылар да байтак иде. Ярминкәдә агрофималар, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары, авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату иттеләр. "Органик Групп" җәмгыятенең "Ык" агрофирмасы һәм "Мөслим элеваторы" райондашларыбызга ашлык тәкъдим итте. "Туган як" һәм "Ык" агрофирмалары алып килгән итләрне чират торып алып бетерделәр. "Хәмәдишин", "Бәширов" фермер хуҗалыкларының тозланган, ысланган казларын, эч-башларын да бик яратып алдылар. "Габидуллина" гаилә фермасының сөт, эремчек, сөт өсте, куертылган сөт, кортлары да күпләрне кызыктырды. Ярминкәдә шулай ук бал, икмәк-камыр ризыклары белән бергә итекләр дә тәкъдим ителде.

Һәр ярминкәдә үзенең үлән чәйләре, дару үләннәре, каклары, гөмбәләре белән сәүдә итүче Бәхиҗә апа Баһауованың товарларын үз итүчеләр бу юлы да күп иде .

- Ярминкәләрдә һәрвакыт катнашырга тырышам. Инде үземнең билгеле сатып алучыларым да бар. Әйберен алып килеп сатам дигән кешегә бернинди каршылык юк. Бүген мөслимлеләр зәңгәр мәтрүшкә, тозланган гөмбәләрне һәм үлән чәен үз иттеләр, - ди Бәһиҗә апа.

Чыннан да, күргәч күз кызыга, аннан тотып карыйсың, кулга алгач ашап карыйсы килә башлый, аннары инде, акчаңны түләп, товарыңны ипләп кенә сумкаңа салып куясың...Ярминкәгә алып килгән продуктлар свежий, төрле кушылмаларсыз, экологик яктан чиста булуы белән дә аерылып тора бит әле.

Мөслим районы агрофирмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары Яр Чаллы шәһәрендә узучы ярминкәләрдә дә актив катнаша. Сентябрь аенда башланып киткән ярминкәләр декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк. Узган атнада ярминкәдә "Урожай" агрофирмасы, "Бәширов", "Хәмәдишин" крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фермалары 13 ноктада сатты. Алар шәһәр халкына ит, ашлык, сөт продукциясе, кош ите, бал, камыр ризыклары тәкъдим итте. Мөслимлеләр ярминкәгә килүче Яр Чаллы халкын кайнар чәй һәм коймак белән дә сыйлый.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев