Мөслим-информ

Арабызда шундый кешеләр бар. Әзһәр Хәнипов

Әзһәр абый Хәниповны Мөслимдә исеме белән түгел, ә нәкъ менә “сарымсак бабай” дип беләләр. 23 ел инде ул район халкына сарымсак, суган үстерү серләрен өйрәтә.

Җиләк-җимеш, яшелчәләр утырту, аларны тәрбияләү буенча үзенең алтын киңәшләрен бирә. Иртә яздан сагынып көтеп алам мин аны. Кечкенә букчалары белән “Хыял” сәүдә үзәге каршында утырган Әзһәр абыйны белмәгән кеше юктыр. Аның сарымсаклары да эрерәк, аларны саклау вакыты да озаккарак сузыла. Бу мөлаем карт кышын “югалып” тора. Чөнки алар тормыш иптәше Әзкыя апа белән октябрь азакларында шәһәргә китеп, кабат апрель башларында гына кайталар. Ачык йөзде, җиңел хәрәкәтле, ниндидер ыспайлык бөркелеп торган Әзһәр абыйга 82 яшьне биреп тә булмый.

– Үзем – төп Мәлләтамак авылы егете. Яшь чакта Урта Азия якларына чыгып киттем. Яшьлек шунда узды. Олыгайгач, туган туфрак үзенә тарта икән. 1994 елда авылдан өй сатып алдык. Шуннан бирле ел да кайтабыз иптәшем белән. Бакчада кайнашабыз. Шуннан үзебезгә ямь табабыз, яшәү көче алабыз, – ди ул.

Әзкыя апа – Югары Табын авылы кызы. Язмыш диген! Күрше авылларда гына яшәсәләр дә, алар бер-берсен Урта Азиянең Чкалов шәһәрендә эзләп табалар. Чит җирләргә бәхет эзләп чыгып киткән яшьләр тиз арада өйләнешеп тә куялар. Әзкыя апа гомер буе шәһәр типографиясендә хәреф җыючы булып эшли, Әзһәр абый исә автомобильләр ремонтлаучы заводның иң оста токарь-слесаре һәм эретеп ябыштыручысы була.

Хәниповларның Мәлләтамак авылындагы өйләре җәйге дача ролен үти. Өйләренә суы кергән-чыккан, мунчасына кадәр заманча итеп эшләнгән. Әзһәр абый уңайлыкларга өстенлек бирә. Ә бакчаларындагы пөхтәлекне, муллыкны күреп шаккатасың! Түтәл-кишәрлекләре җеп белән тарттырып эшләнгәндәй тип-тигез. Чөгендерен, бәрәңгесен, кабагын, кыяр-помидорын, ташкабагын, өч сорттагы фасоль, кукуруз, кишер һәм башка төр яшелчәләр үстерәләр. Кукурузның да гадие генә түгел, ә поп-корн ясый торганы. Бәрәңге бакчасы артындагы җирне, тимер челтәр белән әйләндереп алып, анда каен, миләш, имән агачлары утырткан. Алдагы елларда биредә ул күпләп имән агачлары утыртырга планлаштыра.

– 50 ел элек Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә булырга туры килгән иде. Шәһәр уртасында үсеп утырган юан кәүсәле, ныклы имәннәргә карап сокландым ул чакта. Наманган шәһәрендә күпләп имән агачлары утыртылган парк бар. Парк капкасына әлеге имәннәрне кем һәм кайчан утыртканы турында мәгълүмат та язылган иде. Имәннәрне шәһәр халкының саклап тотуын да белдем. Шул вакытта ук миндә дә шулай күпләп имәннәр үстерү теләге туган иде. Мин утыртканнары да, үсеп китеп, бездән соңгы буын “Әзһәр карт утырткан имәннәр!” дип әйтер, тарихка минем исем дә керер, – ди Ә. Хәнипов.

Әзһәр абый белән Әзкыя апа – тырыш, максатчан, хезмәтнең тәмен белүче кешеләр. Юкка гына сентябрь азагында да кура җиләкләре, кып-кызыл булып, пешеп утырмыйдыр! Виктория җиләген исә беренче кар төшкәнче ашый алар. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаган, иртәнге чык белән юынган, хезмәттән ямь табып яшәүче бу парга сокланмыйча мөмкин түгел!

– Һава торышына карап яшибез инде җәйге өебездә. Ел да бик авырлык белән кайтып китәбез. Авыл җиреннән бер дә аерыласы килми. Узган ел октябрьнең 27 ләрендә генә киттек. Кар төште. Викторияләребез, кып-кызыл булып, кар астында елмаеп калды. Күршеләребез әрәм итмәгән анысы, кереп ашаганнар, – дип елмая Әзкыя апа.

Мәлләтамак авылы халкы Хәниповларга экскурсиягә килгән кебек йөри. Илнең танылган бакчачылар Октябрина һәм Александр Ганичкиннар үрнәгендә бөтен эшне бергәләп башкара Хәниповлар. Бакчачылык белән авылдан өй сатып алганнан бирле ныклап кызыксыналар.

– Максатым – үстергән яшелчәләрне сатып акча эшләү түгел, ә халыкның сәламәтлеген саклау. Кеше организмына суганы да, сарымсагы да кирәк. Аны дөрес итеп үстерү, тәрбияләүдән күп нәрсә тора. Өч данә бәрәңгедән дә бәрәңге үрчеткәнем, бер тырнак сарымсактан да күпләп уңыш җыеп алганым бар. Сарымсак, гадәттә, апрель урталарына кадәр саклана. Эзләнә торгач, сарымсакның ике ел дәвамында саклана торганын таптым. Мамадышта яшәүче бер хатыннан 10 данә алып, шуннан үстереп үрчеттем бу сортны. Беренче елны 8 тапкыр арттырып уңыш бирде. Быел исә 80 данә утыртып 700дән артык сарымсак башы алдым, – ди Әзһәр абый.

Сарымсакны гына түгел, суганны да көздән утыртып үстереп булуын мин аннан белдем. Әзһәр абый фасольне өлкәннәргә генә түгел, кечкенәдән балаларга да ашату кирәклеген искәртте. Фасоль ашаган кешедә беркайчан да шикәр чире булмый икән.

Әнә шулай изге күңелле дә әле ул. Белгәнннәрен башкалар белән дә уртаклашып, файдалы киңәшләрен биреп яши Әзһәр бабай. Тугызынчы дистәне ваклауга карамастан, егетләрчә җиңел хәрәкәтле, һәрвакыт көр күңелле булуы, сөйкемлелеге, мөгаен, табигать белән гармониядә яшәүдәндер.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: