Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сары “ценник” дөресме әллә кассир әйткәнеме?

– Еш кына кибетләрдә төрле акцияләр үтә. “Сары ценниклар” акциясе бик популяр. Әмма кассага килеп җиткәч, товарның бәясе шактый арта. Сатып алучы нинди сумманы түләргә тиеш?

Әлеге сорауга ТР Дәүләт инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирә: 
– Күрсәтелгән бәя нәкъ әлеге бәя буенча сатып алу өчен билгеләнмәгән затларга адресланган тәкъдим булып тора. РФ Гражданлык кодексы нигезендә реклама һәм башка тәкъдимнәр оферта ясарга тәкъдим булып тора (тәкъдимдә башкасы турыдан-туры күрсәтелмәсә). Килешүнең барлык мөһим шартларын үз эченә алган тәкъдим (әлеге тәкъдимдә аны ясаучының җавап биргән һәркем белән күрсәтелгән шартларда килешү төзергә теләве күренә) оферта (публичная оферта) дип исәпләнә. Шушыннан чыгып, кибет сезгә хезмәт күрсәтергә һәм товарны кәгазьдә күрсәтелгән бәядән сатарга тиеш. Бәхәс килеп туган очракта кибет җитәкчелегенә мөрәҗәгать итегез. Моннан тыш дәлилегез булсын өчен, сары ценникны фотога да төшерә аласыз.        

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев