Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сары губка – пыяла өчен

Савыт-саба юа торган губка төрле төсле була. Күпләр аның нәрсә аңлатканын белеп тә бетермидер. Ә төс – төп классификатор. Дөрес губка сайлап алсаң, чистарту да җиңелрәк була. 

Яшел төс – каты җепселле губка. Ул кипкән пычракларны, көйгән ризыкны чистарту өчен тәкъдим ителә. Яшел губка тефлон өслекле табаны бозарга да мөмкин. 
Кызыл төсле губка уртача катылыкта дип санала. Аның белән эчкә үтеп кергән пычракларны бетереп була, йомшак өслекләрне бозмый. 
Сары төсле губка йомшак вариант була. Аның белән савыт-саба юмау хәерле. Мондый губка белән пыяла өслекләрне чистарталар. 
Йомырка кабыгын көнкүрештә бик күп максатларда кулланырга була. Аның белән савыт-сабаны да чистарталар, кош-кортка да ашаталар, гөлләргә ашлама буларак та файдаланалар. 
Йомырка кабыгын кулланыр алдыннан эчендәге элпәсен алып, бер-ике минут кайнаталар. Бу сәламәтлеккә зыянлы булган бактерияләрдән арыну өчен кирәк. Туфракны ашлау өчен кабыкны төеп, помидор, кыяр һәм бәрәңге утыртыласы чокырчыкларга салып калдыралар. 
Йомырка кабыгы киемне дә агарта. Моның өчен аны яхшылап төеп, тукыма капчыкка салып, кер юу машинасына салыгыз. 
Савыт-сабаны чистарту өчен, төелгән кабыкны кәстрүлгә яки чәйнеккә салып, өстенә су агызасыз һәм төнгелеккә калдырасыз. Бер тәүлектән известь куныгы беткән була. Шул ук йомырка кабыгы белән майлы савытларны да юарга мөмкин. Ә менә тефлон белән өртелгән табаларга бу ысул бармый. 
Үсентеләр өчен исә йомырка кабыгы чүлмәк ролен дә башкара ала. Органик составлы чүлмәк орлыклар өчен файдалы булса, кальций үсентегә ашлама булып тора. 
Төелгән кабыкны әз генә каһвәгә салсаң, аның тәме тагын да ачыла.

Фото- Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев