Сарман районында COVID-19 белән зарарлануның 1 очрагы расланган
Татарстанда бүген 31 яңа COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 23 кеше өйдә дәвалана.
Иң күп авыручы 30дан 50 яшькә кадәр кешеләр (16 кеше).
Татарстан буенча: Казанда – 17, Түбән Камада - 4, Биектау районында - 3, Нурлат районында -2, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Менделеевск, Сарман районнарында берешәр очрак теркәлгән.
Барлыгы 9 августка Татарстанда 5872 COVID-19 белән авыру очрагы теркәлгән.
Барлыгы 4743 кеше дәваланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев