Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сарман аграр көллияте Мөслим филиалында чыгарылыш кичәсе үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Тракторчы-машинист, пешекче-кондитер белгечлекләрен үзләштергән егет-кызлар, диплом алып, олы тормышка аяк басты.

Көллият укучыларны 9 сыйныфтан соң кабул итә. Егет-кызлар 2 ел 10 ай дәвамында үзләре сайлаган һөнәрне үзләштерә. Быелгы чыгарылыш укучылары арасында эретеп ябыштыручылар төркеме булмау да гаҗәп. Төркемгә укучыларны җыя алмаганнар, ни хәл итәсең? Аның каравы тракторчы-машинистлар - 48! 48 егет бүгеннән үк районыбыз басу-кырларында эшләргә әзер, дигән сүз! Эш кенә булсын! Көллиятне тәмамлаган 66 укучының 18е пешекче-кондитер булуын да әйтеп үтик. Пешекчеләргә дә ихтыяҗ зур. Иң мөһиме: пешекчеләр арасында үзен WorldSkills кебек зур бәйгеләрдә сынап карага өлгергәннәре дә бар. Мөслимлеләр сыната димени?! Илдар Дәүләтшин әлеге бәйгедән 2 урын алып кайтты. Уку йортын да кызыл дипломга тәмамлады егет.

Көллиятне кызыл дипломга тәмамлаучылар арасында Ленар Нәбиев та бар. Тракторчы-машинист һөнәрен үзләштергән егет укуын дәвам итәргә тели. Аграр университетка кереп, агроном һөнәрен үзләштерергә исәбе. Бер Ленар гына түгел, кулларына диплом алган тагын ун егет-кызның укуын дәвам итәргә теләге бар. "Авыл хуҗалыгы белгечләре җирлегебезгә бик кирәк, - диде район башлыгы, егет-кызларга мөрәҗәгать итеп. - Кайберәләр өстәмә һөнәр алыр, кемдер иртәгәдән үк эшкә керешер. Алган белемегезне тормышта кулланып, шушы җирлектә яшәргә язсын. Җирлегебезнең киләчәгенә хезмәт итүче кешеләр булсагыз иде."

Чыгарылыш кичәсендә авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренең дә катнашуы сөендерде. Бу - җитәкчеләргә яшь кадрлар белән танышырга бер мөмкинлек. "Без бүген сезне вербовать итәргә килдек, дияргә була, - дип шаяртты фермер Илгиз Исламов. -Тик, ни кызганыч, берегезне дә белмибез. Сезне белмәвебез өчен оят хәтта". Егет-кызларның "Исламов" фермер хуҗалыгында практика үтмәвенә ишарәләү булдымы бу, җитәкчеләрнең яшь белгечләр белән кызыксынмавынамы?! Илгиз Исламовның киң күңелле, юмарт булуы һәркемгә мәгълүм. Чыгарылыш кичәсенә дә ул буш кул белән килмәгән булып чыкты. Эретеп ябыштыручы белгечлегенә укучы Рамис Хановның алда телгә алынган WorldSkills бәйгесендә өченче дәрәҗә дипломга лаек булуын истә тотып, Илгиз Зәкиевич уку йортына аргонлы эретеп ябыштыру аппараты һәм авыл хуҗалыгы машиналары кабинетына стенд бүләк итте.

Шунысын да әйтергә кирәк, уку йорты, хуҗалык һәм укучы арасында төзелгән өчьяклы килешү нигезендә егет-кызларның стипендияләренә ай саен 1000 сум өстәлеп бара. Шундый 5 стипендиатны - Илгиз Исламов, 7 кешене "Органик Групп" җәмгыяте җитәкчесе Илдар Гыймадиев укыта. Илдар Шамилович киләчәктә 50 кешегә кадәр стипендиатка ярдәм итә алачагын әйтте. Көллиятнең югары белем алырга теләк белдергән унбер укучысына да "Органик Групп" стипендиаты булырга тәкъдим ителде. Бу очракта егет-кызлар, диплом алгач, әлеге хуҗалыкта хезмәт куярга тиеш.

"Туган як" агрофирмасы директоры Тимерхан Миргаязов көллияткә эш кораллары җыелмасы тапшырды. "Дәрес кенә озак үтә. Тормышта вакыйгалар тиз бара, шуны онытмагыз, - диде ул. - Бүгеннән сез хезмәт тарихыгызны яза башлыйсыз. Аны начар язып, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булмый". Әйе, җәмгыятькә файдалы булу, уңышлы эшләү өчен тырышлык, эшеңне сыйфатлы итеп һәм иң мөһиме - яратып башкару кирәк! Егет-кызлар, туган җиребездә калып, кече ватаннарына хезмәт итәрләр, хезмәт юлында да сынатмаслар дип ышаныйк.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев