Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы саннарда

Быел уракта 85 комбайн ашлык суктырды. Бер комбайнга уртача 590 гектар урып-җыю мәйданы туры килде. Ашлык ташуда 76 йөк машинасы эшләде.

* Быел уракта 85 комбайн ашлык суктырды. Бер комбайнга уртача 590 гектар урып-җыю мәйданы туры килде. Ашлык ташуда 76 йөк машинасы эшләде.

* “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Август-Мөслим” агрофирмасы игенчелек тармагында җитештерелгән продукциясенең үзкыйммәтен киметү максатында, җирне эшкәртмичә, ноу-тилл технологиясе нигезендә чәчәләр.

* Район буенча 12 мең гектар (узган елгыдан 2 мең гектарга күбрәк) уҗым культуралары чәчелде. Бөртеклеләрнең гектар биремен арттыру максатында “Август-Мөслим” агрофирмасы – 850 тонна, “Туган як” агрофирмасы 100 тонна югары репродукцияле чәчүлек орлык сатып алды. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә көзге культураларның һәр гектарына 53 килограмм минераль ашлама кертелде.

* Кышлату чорына район буенча 5 мең 100 тоннадан артык печән, 43 мең 900 тонна сенаж, 10 мең 100 тонна силос әзерләнде.

* Агрофирмалар арасында һәр сыердан сөт савып алуда “Туган як” агрофирмасы лидерлык итә. Фермер хуҗалыклары арасында – Рәзинә Габидуллина һәм Альфира Хафизованың гаилә фермалары нәтиҗәле эшли.

* Район буенча ел башыннан 3326 баш бозау алынды. 100 сыерга 65 бозау (узган елгыдан 7гә күбрәк) туры килә. Савым сыерлары көтүенә 840 баш тана кертелде. Бу юнәлештә “Туган як” агрофирмасы уңышлы эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев