Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сандугач керде күңелгә

Әнкәемнең бакчасында ничә ел инде әле кура җиләге, әле карлыган куагы арасында сандугач оя кора. Узган ел уч төбе кадәр генә ояга кара-көрән таплар белән капланган кеп-кечкенә өч йомырка салган иде. Аларның матурлыклары!..

Йомыркалары янында кайнашканны күрсә, кошлар кире оясына кайтмый, кошчыклар йомыркадан борынлап чыкмас борын үлә, дип ишеткәнем бар иде. Шуңа күрә, бик күзәтәсе килсә дә, ул тирәдә чуалмаска тырыштык. Без шул тирәгә якынаюга җырчы кошыбыз очып китә дә, куркыныч янамавын аңлагач, кабат оясына кайта. Тавышы матур булгач, кош үзе дә купшы, күзгә бәрелеп торырга тиеш төсле. Ә ул соргылт-коңгырт төстә, чыпчыктан аз гына озынчарак икән, койрыгы кишер төсендәрәк. Ә күзләре!.. Шундый тере. Пыяла кебек ялтырап торалар. Сандугач – иркенлек яратучы кош, диләр. Ул, гадәттә, урманда куе куаклыклар арасына качып оя кора. Оясына һәм балаларына җанварлар зыян салмасын өчен шулай эшли икән. Халык арасында сандугачка бәйле хорафатлар да бар. Бу кош беркайчан да начар, тискәре энергия булган урынга оя кормый. Өй кыегына (бик сирәк була торган хәл ди), бакчада яки ишегалдында оя корган икән, бу бик яхшы фал санала. Әлеге йортта яшәүчеләрнең тормышы түгәрәк, аш-сулы, мул булыр, беркайчан фәкыйрьлекнең ни икәнен белмәсләр дигән ышану яши. Күгәрченнәрдән, чыпчык, каргалардан аермалы буларак, сандугачның кешеләр яши торган җирләрдә бөтенләй оя ясамаганын исәпкә алганда, әлеге вакыйганың кыйммәте тагын да арта. Шуңа күрә халык сандугачның йорт, бакча тирәсендә оя коруын яхшыга юраган да инде. Сандугач җиләк-җимеш бакчасында берәр куак арасына оя корса, уңыш булмый дип куркасы юк, яшелчә, җиләк-җимеш ишелеп уңачак. Уңды әнкәйнең кура җиләге, күп итеп тәмле кайнатмасын ясады. Көзен һәм кышын кура җиләге кайнатмасы белән чәй эчкәндә әнкәй гел сандугачын искә төшерде. Чыгып оясын карап керә. Узган көз ояны истәлек итеп алып та куйган иде әле. Сандугач быел да оя корды әнкәебез бакчасына. Йомыркалар саны алтыга җитте. Күптән түгел генә алардан сары томшыклы кошчыклар да чыкты. И сөенде дә әнкәебез. Аңа карап без дә куандык. Әнкәебез өчен сандугач – сайрар кошлар арасында иң яратканы. Язын бакчада алмагач, чия чәчәк аткан вакытта, ишегалдына чыгып утырып, сандугачлар җырлавын тыңларга ярата ул. Җанга сихәт бирә, күңелне тынычландыра, ди. Сандугач бакчабызга гына түгел, күңелебезгә үк керде. Киләсе елга да, сандугачлары килеп, әнкәйгә кабат аларның җырларын тыңларга язса иде, Раббым!

Гөлнур САЛИХОВА. Тат. Бүләр.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев