“Самовар-Party” серләрне бүлешә

Яшьләрне бүген ниләр борчый, ниләр кызыксындыра? Егет-кызлар нинди уй-теләкләр белән яна? Алар чынга ашармы? Яшьләр тормышына хас булган әлеге сорауларга "Мизгел" яшьләр үзәге дә җавап эзли. Төрле-төрле акцияләр үткәрү дисеңме, үзешчән сәнгатьтә катнашу, яшьләрнең ялын оештыру, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү, төрле спорт ярышлары, бәйгеләр уздыру, проектлар яклау, профориентация эше,...
Күпләрегез сизгәндер, соңгы вакытта үзәккә яшьләр ныграк тартыла. Үз чиратында, "Мизгел" бу бергәлекне тагын да ныгытырга омтыла.
Яз башында үзәктә грандиоз проект - "Самовар-Party"га старт бирелде. Ул - очрашулар, яшьләр белән кара-каршы сөйләшүләр, күп кенә проблемаларны уртага салып сөйләшү мөмкинлеге. Бу эчкерсез сөйләшүләрдә җиткерелгән фикерләр нигезендә үзәкнең алдагы эше планлаштырыла. Күптән түгел генә бертөркем югары сыйныф укучылары һәм эшләүче яшьләр белән "Нәрсә ул бәхет? Син үзеңне Мөслимдә бәхетле итеп тоясыңмы?" соравына җавап эзләдек. Әйтергә кирәк, егет-кызларның ваемсыз булмавы, креатив, нигезле фикер йөртүе куандыра.
Чараның икенчесе "Сайлагаң һөнәрең буенча син Мөслимдә эш таба аласыңмы?" темасы астында узды. Шәһәр яшәеше белән таныш булса да, үз бәхетләрен нәкъ менә Мөслимдә тапкан һәм һөнәри уңышка ирешкән якташларыбыз бу көнне дөрес тормыш юлы сайлау алдында торган егет-кызларга гамәли уңыш формуласын бирделәр. "Самовар-Party" да катнашучылар күчтәнәчсез китми. Ул бик күп истәлекле бүләкләр, төпле киңәшләр туплый. Һәр кичәбез самовар алдында коймаклап чәй эчү белән төгәлләнә.
Без күтәргән темалар сиңа да кызык икән, vk.com/mc_mizgel группасында "Самовар-Party" видеоязмалары белән таныша аласың.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 август 2022 - 11:35Китап укучылар көне Китап укуга мәхәббәт берничә бәйрәмгә сәбәп була. Шуларның берсе-9 августта билгеләп үтелүче Бөтендөнья китап сөючеләр көне.400
-
9 август 2022 - 10:30Көзге бодай амбарда Бүген Илгиз Исламов крестьян фермер хуҗалыгы республикада беренчеләрдән булып көзге бодай җыюны төгәлләде.2900
-
9 август 2022 - 08:25Вакцинацияләү дәвам итә. Коронавируска каршы вакцинация ясатырга теләүчеләр 2-43-76 телефоны буенча хәбәрләшә ала.4000
-
8 август 2022 - 20:22Сәгать ничәдә тудыгыз? Астрологлар фикернчә, тәүлекнең һәр ике сәгате белән нинди дә булса бер планета, Кояш яисә Ай идарә итә. Баланың кайсы планета "хуҗалыгында" аваз бирүе белән, аның киләчәге, холкы билгеләнә.6200
-
8 август 2022 - 19:06Мәчеләр көне Бөтендөнья мәчеләр көне ел саен 8 августта хайваннарны яклау буенча Халыкара фонд инициативасы белән уздырыла.16500
-
8 август 2022 - 18:39Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә?!! Казаннан 70 чакрымдагы район үзәгенә кайтып, сул якка борылгач һәм бер километр араны узгач, сөзәк кенә үрне төшәсе була. Үзенең өр-яңа «Шевролет»ында шул урынга җиткәч, авылга кайтып баручы Мөнирнең келт итеп моннан 40 ел элек күмәк хуҗалык җитәкчесе Сәмигулла агай белән булган хәл исенә төште. Мөнир машинасын туктатты да, уйларга бирелде.12700
-
8 август 2022 - 17:23Крыжовниктан – кайнатма Крыжовниктан кайнатманы дөрес кайнаткан очракта, ул үзенчәлекле яшел төскә ия булачак. Шуның өчен ул “зөбәрҗәт кайнатма” дигән исем алган. Халык телендә бу вареньены “патша кайнатмасы” дип тә атыйлар. Мөслимдә яшәүче Язилә Мәгалимовадан крыжовниктан тәмле кайнатма рецептын тәкъдим итәбез.16700
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.24100
-
9 август 2022 - 09:07Гаилә - бәхет ачкычы
-
9 август 2022 - 09:06Ремонттан соң Мөслимдә фонтан ачылды
-
9 август 2022 - 08:38Эшлекле дүшәмбеДүшәмбе көнне район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.6000
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5694702
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.576201
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).475404
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.434603
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.367401
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.313400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика