Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салымыңны түләдеңме әле?

Авыл җирлекләре башлыклары, салым инспекциясе белгечләре катнашында узган киңәшмәдә сүз салым җыю, салым түләүдә туган проблемалар хакында барды. Бүгенге көнгә район буенча барлык салым суммасының нибары 23 проценты җыелган. Ә салым түләү вакыты чыгарга аз вакыт калып бара.

Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов салым җыю буенча актив эшләргә, проблемаларны бергәләп хәл итәргә чакырды.
– Бу өлкәдә күп кенә сораулар бар. Агрофирмалар, фермер-хуҗалыклары тарафыннан да бу мәсьәләгә салкын караучылар юк түгел. Гражданнар арасында да “миңа квитанция килмәде, извещение юк” дип, тыныч кына көтеп утыручылар бар. Ничек кенә булмасын, безгә проблемаларны бергәләп хәл итәргә һәм салым җыюны тулысынча башкарып чыгарга кирәк. Бүген федераль салым түләү сайтында “шәхси кабинет”та теркәлмәгән райондашларыбызга, квитанция килмәгән очракта, салым инспекциясенә барырга кирәк. Бу бигрәк тә өлкән буынга кагыла. Алар үзләре генә башкарып чыга алмаса, бу эштә балалары ярдәм итәргә тиеш, – диде ул.
– Агымдагы елның август аеннан башлап, райондашларыбыз 2018 ел өчен транспорт, җир һәм милек салымнары түләүгә белдерү кәгазьләре ала башлады. Салымнарны 2 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Соңарган очракта һәр көн өчен пеня өстәләчәк. Хат килмәгән очракта райондашларыбыз безнең бүлеккә мөрәҗәгать итсен. Паспорт һәм ИНН нигезендә аларга нинди салымнары булуын әйтәбез һәм кирәк булганда квитанцияләр дә бирәбез. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: сайтта “шәхси кабинет”лары булганнарга салым органыннан хат көтәргә кирәкми. “Шәхси кабинет”та гражданның шәхси милке, шул исәптән транспорт, җир турында бөтен мәгълүмат тупланган. Бу райондашларыбыз, квитанцияләрен чыгарып, дәүләт хезмәте аша да салым түли ала. 55 яше тулган хатын-кызлар, 60 яше тулган ир-атлар, бүген дә эшләүләренә карамастан, салым инспекциясенә килеп, үзләренең шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык биргән очракта, әлеге гражданнарга салым буенча тиешле ташламалар билгеләнәчәк. Күп балалы гаиләләргә исә бу мәсьәлә буенча район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде 11 санлы районара салым инспекциясенең Мөслим авылындагы территориаль аерымланган эш урыны баш дәүләт инспекторы Гөлсем Миңнуллина.
Район Башкарма комитетының беренче урынбасары Рөстәм Ильясов салым җыю торышы буенча анализ ясады. Авыл җирлекләрендә очраган проблемалар һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр җиткерде. Бүгенге көнгә кадәр салым органыннан извещение алмаган райондашларыбызга салым инспекциясенә барырга киңәш итәбез. Инспекция хезмәткәрләре, һәр соравыгызга ачыклык кертеп, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Ә үз вакытында түләнмәгән салым проблемалар тудырырга мөмкин. Түләү соңарганда бер көн узу белән аңа пеня өстәлә башлый. Салым буенча бурычың күбәеп китсә, суд приставларының өеңә килеп җитәсен көт тә тор. Чит илгә җыенучыларның салым түләмәгән өчен ялларыннан колак кагуын да ишетеп беләбез. Шуңа күрә тынычлыгыбыз хакында бүгеннән үк кайгыртыйк, салымнарыбызны вакытында түләп, тынычлап яшик!

Фәридә Гайнетдинова.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев