Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым түләр чак җитте

2019нчы елның 16 августыннан республика халкы 2018 ел өчен транспорт, җир һәм милек салымнары түләүгә белдерү кәгазьләре ала башлады. Быел салымнарны 2 декабрьгә кадәр түләргә кирәк булачак.

Хәзер конвертларга квитанцияләр салынмый. Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен кирәкле реквизитлар, УИНны да (начислениеләрнең уникаль идентификаторы) кертеп, белдерү кәгазендә күрсәтелгән. Шулай ук тиешле QR-код һәм штрих-кодлар кертелгән. Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтының “Заплати налоги” сервисында УИН номерын кертеп; банк һәм почта бүлекчәләрендә; банк түләү терминаллары һәм банкларның мобиль кушымталары аша, QR-код һәм штрих-кодны сканерлап яисә УИН кертеп; УИН кертеп, дәүләт хезмәтләренең федераль һәм региональ порталлары һәм “Электронное правительство Республики Татарстан” терминалы аша. Салым түләүченең шәхси кабинетыннан файдаланучылар салымны онлайн-режимда, “Оплатить” кнопкасыннан файдаланып түли ала. ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе.

 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев