Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым түләр чак

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе исегезгә төшерә: 2018 ел өчен транспорт, җир һәм милек салымын 2019нчы елның 2 декабренә кадәр түләргә кирәк.

Белдерү кәгазьләре почта аша җибәрелә, ә “Физик затларның шәхси кабинеты”ннан файдаланучыларга – шәхси кабинет аша. Кирәк булган очракта белдерү кәгазьләрен теләсә кайсы салым органында яисә, гариза тапшырып, күпфункцияле үзәктән алырга була. Ташлама булу яисә салым вычетын куллану сәбәпле, салым исәпләнмәсә; белдерү кәгазендә салым суммасы 100 сумнан ким булган очракта белдерү кәгазьләре җибәрелми. Белдерү кәгазендә дөрес булмаган мәгълүмат булса, бу хакта салым органына хәбәр итәргә кирәк (шәхсән барып, почта аша, Федераль салым хезмәте сайты яисә шәхси кабинет аша). Салымнарны Россия Федераль салым хезмәте сайтындагы “Уплата налогов и пошлин” һәм шәхси кабинет сервислары, дәүләт хезмәтләре федераль порталы, кредит оешмалары, “Электрон хөкүмәт” порталы һәм терминаллары аша түләргә була. ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X