Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салымнарыгыз түләнгәнме?

2018 ел өчен милек салымын түләү кәгазьләрендә барлык салымнарны түләү өчен кирәкле реквизитлар күрсәтелгән. Түләү документлары (квитанцияләр) кәгазьдә җибәрелми.

Салым кәгазендә һәр салымны исәпләгәннән соң Россия Федерациясе бюджет системасына күчерү өчен реквизитлар күрсәтелгән, шулай ук кирәкле реквизитлар (УИН, салым суммасы, банк, КБК, ОКТМО һ. б.) кертелгән QR-код һәм штрих-код бирелгән.
Салымны банкта яисә элемтә бүлекчәсендә түләгәндә оператор салым кәгазендәге мәгълүматны укый һәм, түләүне башкаргач, түләү турында квитанция бирә. Банк терминаллары һәм банкларның мобиль кушымталары түләүне өч чыганакның берсеннән: УИН, QR-код яисә штрих-кодтан тиңләштерә.
Салымны шулай ук УИН санын кертеп, Россия Федераль салым хезмәте сайтының “Заплати налоги” сервисы аша яисә “Татарстан Республикасының электрон хөкүмәте” порталы һәм терминаллары аша, УИН санын кертеп, түләп була.
ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев