Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым органнары ничек эшли

2020нче елның 30 мартыннан территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү туктатылды.

Әлеге тәртип бүген дә дәвам итә. Документлар тапшыру максаты белән салым инспекциясендә инде килгән булсагыз, документларны аерым файлга салып, үзегезгә кирәкле категорияне сайлап (“Канцелярия”, “Справки”, “Декларации”), инспекциядәге махсус бокска төшерегез. Бокстагы документлар һәр ике сәгать саен алына.

Салым инспекциясе, килеп туган хәлнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, үзенә йөкләнгән барлык бурычларны да хәл итә.

Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге турында кайгырта һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы интерактив сервислар аша контактсыз хезмәттәшлек итүгә күчәргә чакыра. Һәртөрле хезмәтне дә онлайн алып була. Налог.ру сайтында һәм мобиль кушымталарда 50дән артык онлайн-сервислар белән эшләргә була.

Салым түләүчеләрнең барлык категорияләре өчен дә шәхси кабинетлар “ачык”. Андый категорияләр – бишәү, шул исәптән үзмәшгульләр. Шәхси кабинетлар – салым түләүчеләрнең салым органнары белән элемтәгә керүенең төп чарасы. Моннан тыш бүген алар гражданнарга мәгълүмат җиткерү, мәгълүмат хатлары җибәрү өчен инструмент булып тора.

Интерактив режимда сервислар аша юридик затларны, шәхси эшмәкәрләрне һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын теркәү өчен документлар тапшырырга мөмкин.

Бүгенге шартларда Россия Федерациясе Хөкүмәте коронавирустан зыян күргән тармакларда эшләүче бизнеска, шулай ук кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча чаралар күрә.

Аерым алганда (РФ Хөкүмәтенең 2020нче елның 2 апрелендәге 409 санлы карары), Кече һәм урта эшмәкәрлек реестрына кертелгән һәм зяыян күргән тармакларда (исемлек РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә) эшләүче кече һәм урта бизнес субъектларына салым түләү вакыты кичектерелде:

1. Алты айга:

2019 ел өчен керемгә салым, бердәм авыл хуҗалыгы салымы һәм УСН буенча салым;

2020 елның марты һәм беренче кварталы өчен салым һәм аванс түләүләре (НДС, НПД һәм салым агентлары тарафыннан түләнүче салымнардан кала).

2. Дүрт айга:

2020 елның апрель – июнь айлары, икенче кварталы һәм беренче яртыеллыгы өчен салым һәм аванс түләүләре (НДС, НПД һәм салым агентлары тарафыннан түләнүче салымнардан кала); түләү вакыты 2020 елның икенче кварталына туры килүче патент буенча салым.

3. 2019 ел өчен шәхси эшмәкәрләрнең кеременнән НДФЛ.

Әлеге оешмалар өчен транспорт салымы, оешмаларның милкенә салым һәм җир салымы буенча аванс түләүләренең түләзү вакытлары озайтылды:

2020 елның беренче кварталы өчен – 2020нче елның 30 октябренә кадәр;

2020 елның икенче кварталы өчен – 2020нче елның 30 декабренә кадәр.

Зыян күргән тармаклардан микропредприятиеләр өчен иминият взносларын түләү вакыты озайтыла:

алты айга – 2020 елның март-май айлары өчен;

дүрт айга – июнь-июль өчен һәм 300 мең сумнан күбрәк керем суммасыннан исәпләнгән иминият взнослары буенча.

Барлык салым түләүчеләр өчен дә салым отчетын тапшыру вакыты күчерелә:

1. Өч айга: декларацияләр, аванс түләүләре буенча расчетлар (НДС һәм иминият взнослары буенча расчетлардан тыш), салым агентлары тарафыннан тапшырылучы расчетлар, тапшыру вакыты 2020 елның март-май айларына туры килүче бухгалтерлык отчетлары.

Әлеге пункт нигезендә физик затлар, шул исәптиән шәхси эшмәкәрләрнең 2019 елда алынган керемнәрен декларацияләү буенча декларация кампаниясе озайтыла – 2020нче елның 30 июленә кадәр;

2020нче елның 15 маена кадәр – НДС буенча салым декларацияләре һәм 2020 елның беренче кварталы өчен иминият взнослары буенча расчетлар.

Шунысына игътибар итәргә кирәк: отчет тапшыру вакытын озайту автомат рәвештә салым түләү вакытын озайтмый: түләү вакыты буенча – аерым, отчет тапшыру вакыты буенча аерым чаралар каралган.

2020нче елның 31 маена кадәр күчмә салым тикшерүләре, шул исәптән кабаттан үткәрелүче тикшерүләр турында карарлар чыгару, шулай ук инде билгеләнгән тикшерүләрне үткәрү туктатып торыла.

2020нче елның 31 маена кадәр салым органнары декларацияне яисә иминият взнослары буенча расчет вакытында тапшырылмаган өчен банктагы исәп-хисап счетларын блокадаламаячак.

Салым түләүченең счетлары буенча операцияләрне туктатып тору турында карар булган очракта июнь башына кадәр банк яисә лицевой счетлар ачуны тыю алынды. Шулай ук медицина оешмаларының блокадаланган счетларыннан медицина әйберләре һәм дарулар сатып алуга средстволар тотуга тыю алынды.

Документлар, аңлатмалар тапшыру турында таләп алганда 2020нче елның 1 мартыннан 1 июненә кадәрсалым түләүчеләр өчен аларны тапшыру вакыты шулай ук озайтыла:

10 эш көненә – НДС буенча таләпләр өчен;

20 эш көненә – башка очракларда.

Зыян күргән тармакларда эшләүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, шул исәптән кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты булмаган, шәхси кичектерүләр алырга мөмкин. Моның өчен салым органына гариза язарга кирәк.

Мәгълүматлар кече һәм урта эшмәкәрлекнең бердәм реестрына кертелгән салым түләүчеләр йчен һәм иң күп зыян күрүчеләргә кертелгән салым түләүчеләр өчен 2020нче елның 25 мартыннан җәза чаралары куллану туктатылып тора. Моннан тыш оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләргә карата банкротлык турында гариза бирү салым органнары тарафыннан туктатылып тора.

Россия Федераль салым хезмәте сайтында коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле катлаулы икътисади хәлгә юлыккан бизнеска ярдәм итү чаралары күрсәтелгән.

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев