Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым түләр чак җитә

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе салым корреспонденциясен массакүләм басу һәм җибәрү "Налог-сервис" федераль казна учреждениесе һәм аның филиаллары аша башкарылуы хакында исегезгә төшерә. Шул сәбәпле салым кәгазьләре салынган конвертларда җибәрүче буларак нәкъ менә "Налог-сервис" ФКУ филиалы күрсәтелә, документта исә салымны исәпләгән салым инспекциясе координатлары языла....

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе салым корреспонденциясен массакүләм басу һәм җибәрү "Налог-сервис" федераль казна учреждениесе һәм аның филиаллары аша башкарылуы хакында исегезгә төшерә. Шул сәбәпле салым кәгазьләре салынган конвертларда җибәрүче буларак нәкъ менә "Налог-сервис" ФКУ филиалы күрсәтелә, документта исә салымны исәпләгән салым инспекциясе координатлары языла.

Россия Федераль салым хезмәтенең www.nalog.ru сайтындагы "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" сервисыннан файдаланучылар салым кәгазьләрен бары тик электрон рәвештә генә алачаклар. Бу уңайлы, чөнки әлеге сервис кысаларында салымнарны онлайн-түләү һәм банклар аша түләү өчен квитанция басу мөмкинлеге бар.

Шәхси кабинеттан файдаланмаучы физик затларга салым кәгазьләре почта аша заказлы хат итеп җибәрелә. Хатлапрны почта бүлекчәләреннән алырга кирәк. Салым кәгазе килмәгән очракта яшәү урыны яисә күчемсех милек булган урын буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев