Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым инспекциясе мөслимлеләргә мобиль кушымталар файдалануга кертелүен хәбәр итә

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе "Салым түләүче шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты" интерактив сервисы өчен iOS һәм Android операция системалары өчен эшләнгән мобиль кушымтаның файдалануга кертелүе турында хәбәр итә.

Әлеге мобиль кушымтаны AppStore һәм GooglePlay кушымталары кибетләреннән, шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтындагы "Салым түләүче шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты" битеннән алырга мөмкин.

Мобиль кушымтада авторлашу өчен "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" сервисына керү өчен файдаланылучы логин һәм парольне кулланырга мөмкин.

"Салым түләүче шәхси эшмәкәрнең шәхси кабинеты" мобиль кушымтасы үзеңә карата ЕГРИПтан өземтә, шулай ук салым органнарында барлык исәпкә басулар турында мәгълүмат алырга; салым бурычлары, салым түләүләренең исәпләнгән һәм түләнгән суммалары, артык түләүләр һ. б. турында актуаль мәгълүматны белергә мөмкин.

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11 санлы районара инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев