Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Салкын тию"гә җиңел карамагыз

Халык телендә "салкын тию" дип аталган бу чир - дөньяда иң зур таралыш алганы. Көннәр суыта башладымы, бу төр чирләр дә "баш күтәрә" башлый.

Атна саен авыручылар исәбенең динамикасы турында мәгълүматлар басыла. Тын юлларының кискен вирус инфекциясен йоктыручылар исәбе артуга таба бара инде.Гадәттә, авыруларга иң җиңел бирешүчеләр - 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар. Олыларның организмы чирләргә каршы торырга күнеккән инде. Шуңа да алар арасында авыручылар саны кимрәк.
"Салкын тию"гә без шактый җиңел карарга өйрәнгән. Авыруны еш кына аяк өстендә уздырабыз. Әмма, гадәттә, борын тыгылу, йөткерү-төчкерү һәм тән температурасы күтәрелүе белән үрелеп барган бу чирне пневмония белән бутарга мөмкин. Табиблар сүзләренчә, респиратор чирләр вируслы һәм вируслы булмаганнарга бүленә. Һәм беренчел стадиядә авыр кичерелгән ОРВИны һәм пневмонияне аерып булмый. Беренче очракта исә тән температурасын төшерергә һәм чирне өйдә ятып уздыру да җитсә, икенче очракта - озакка сузарга һич кенә дә ярамый. Пневмония бик җитди өзлегүләр белән янарга мөмкин.
Шулай ук антибиотиклар еш кына рациональ кулланылмый. Бу проблема бөтен дөньяга хас, ди белгечләр. Бу исә микрофлораның аларга ияләшүенә китерә. Шулай ук пациентларда бу препаратларга төрле реакцияләр күзәтелүе мөмкин. Шуңа күрә антибиотиклар куллануга бик җитди карарга кирәк.
ОРВИның беренче билгеләре барлыкка килүгә, беренче чиратта, хастаханәгә барырга, вируска каршы препаратлар, витаминнар, фитопрепаратлар кабул итәргә киңәш ителә. Туклану рационына С витаминына бай ризыкларны кертү, саф һавада йөрү, тиешенчә йоклау, физик күнегүләр ясау да яхшы профилактика чарасы булып санала. Грипп һәм тын юлларының кискен вирус инфекциясе таралышы чорында кеше күп җыелган урыннарга барудан тыелып тору да авыру йоктырудан саклап калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев