Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салкын тигәндә беренче ярдәм

Тамакны кыра, борыннан тама, баш авырта, туңдырта... Әлеге авыру халәтне җиңү өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Төрле шулпа эчегез, һәр кайнар сыеклык тамак авыртуын киметә. Бигрәк тә аксымнарга бай һәм җиңел үзләштерелә торган тавык шулпасы файдалы санала.

Көнгә биш-алты тапкыр тозлы җылымса су белән тамагыгызны чайкагыз.

Сыеклыкны ешрак эчегез. Авыз куышлыгы юеш булганда, тын алу җиңеләя.

Энәсез шприцка салынган тозлы су белән борын куышлыкларын юдыртыгыз.

Томаудан кызарып каушакланган борынга дымландыручы майлар сөртегез.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев