Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салавыз Муханнан Гыйзетдиновлар гаиләсе Президентта кунакта булды

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова Республика көне уңаеннан ел саен Татарстанда яшәүче иң яхшы гаиләләрен кабул итә. Быел бу чара 24 август көнне Казан Кремлендә узды. Тантанада Мөслим районыннан Сал. Мухан авылында яшәүче Гөлүзә һәм Фәрит Гыйзетдиновлар гаиләсе катнашты. Гыйзетдиновлар киләсе елга үзләренең энҗе туйларын...

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова Республика көне уңаеннан ел саен Татарстанда яшәүче иң яхшы гаиләләрен кабул итә. Быел бу чара 24 август көнне Казан Кремлендә узды. Тантанада Мөслим районыннан Сал. Мухан авылында яшәүче Гөлүзә һәм Фәрит Гыйзетдиновлар гаиләсе катнашты.

Гыйзетдиновлар киләсе елга үзләренең энҗе туйларын билгеләп үтәчәк. Алар дүрт егеткә - Фидаил, Фаил, Фәиз һәм Фаязга гомер бүләк иткән. Бүген Фидаил һәм Фаил - үзләре гаилә башлыклары, әти-әниләренә дүрт онык бүләк иткәннәр. Егетләр икесе дә дистә елга якын "Агромастер" җитештерү кампаниясендә хезмәт куялар, бәхетләрен туган җирләрендә тапканнар. Фәиз дә туган йортыннан ерак китмәс кебек - бүгенге көндә күп тармаклы уку-укыту үзәгендә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Фәиз дә, абыйлары юлын дәвам итеп, авыл хуҗаылыгында эшләргә тели. Ә иң төпчекләре Фаяз быел беренче класскакергән. Инде бүгеннән үк "Мин тракторчы булам, ипи үстерәм", дип, шигырь сөйли.Бию көе ишетсә, кәләпүшен кыек салып, биеп тә китә. Бию дигәннән, бу гаилә егетләре, гаилә ансамбле оештырып, сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар.

Ә Фәрит абый Сал. Мухан авылының имам-хатыйбы вазыйфасын башкара, авылдашларын ислам нигезләренә өйрәтә,дини йолаларны үтәүдә башлап йөри. Гаиләнең матурлыгын, бөтенлеген саклаучы Гөлүзә ханым, тәмле ашлар, бәлеш-коймаклар пешереп, улларын-киленнәрен, оныкларын сыйлый.

Президент һәм аның тормыш иптәше белән очрашу мизгелләрен Гыйзетдиновлар әле бүген дә искиткеч итеп искә алалар.

- Бер-берегезне саклагыз. Гаиләләрегез бәхетле булса, Татарстан да имин булачак һәм чәчәк атачак! - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуда катнашучыларны сәламләп.

- Президентыбызның җылы теләкләрен, яраткан артистыбыз Равил Шәрәфиев белән булган очрашу мизгелләрен онытырга мөмкин түгел. Бу олы бәйрәмгә чакырулары үзе бер горурлык булды. Телевизор экраннарыннан гына күргән берсеннән-берсе зәвыклы биналарны, Казан кремлен, Кол Шәриф мәчетен карадык, алар янында фотога төштек. Мәртәбәле очрашуга бару мөмкинлеге тудырганнары өчен район һәм Метрәй авыл җирлеге җитәкчелегенә, безне Казанга алып барган район ГХАТ бүлеге җитәкчесе Диләрә Шакировага һәм машина йөртүче егетебезгә уңышлы эшләр, исәнлек телибез,- ди алар.

Фәридә Гайнетдинова.

Фото - Гыйзетдиновларның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев