Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салават – җиңүче!

“Яшь профессионаллар” (“WorldSkills Russia”) чемпионаты 16 яшьтән 22 яшькә кадәрге урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары арасында “WorldSkills” стандартлары буенча Россиядә иң масштаблы һөнәри осталык ярышлары. Бу бәйгедә Мөслимебезнең талантлы студентлары призлы урыннар алып килә. Быел әлеге зур ярышларда Мөслим урта мәктәбенең 9 класс укучысы Салават Фәттахов та катнашты.

Салават – мәктәпнең иң яхшы укучыларының берсе. Укуда да сынатмый, спорт белән дә шөгыльләнә, биергә, рәсем ясарга да ярата. Егетнең мондый мәртәбәле чемпионатта икенче мәртәбә катнашуы. Узган елның ноябрь-декабрь айларында, “Яшь профессионаллар” региональ чемпионатында катнашып, “Эретеп ябыштыру технологияләре-юниорлар” компетенциясендә өченче урынны алды ул һәм диплом, медаль белән бүләкләнде. Әлеге җиңү Салаватка чемпионатның финалында катнашу мөмкинлеге бирде. Егетебез, 20-23 май көннәрендә Казанда узган VII милли чемпионатта катнашып, беренче бишлеккә керде. 
– Әнием Сарман аграр көллияте филиалында ЭВМ буенча инженер булып эшли. Аның эш урынына килгәч, мин көллияттә эретеп ябыштыручы һөнәренә укытуларын белдем. Укытучы-мастер Евгений Басориннан мине дә эретеп ябыштыру техникасына өйрәтүен үтендем. Дәресләрдән соң туры көллияткә йөгерә идем. Теләгәнемә ирештем, эретеп ябыштыру серләренә өйрәндем. Ә чемпионатка килгәндә, бәйгедә конструкция ясарга, өч модуль, ягъни өч биремне үтәргә кирәк иде. Кара һәм тутыкмый торган металлдан башкарылган эшнең матурлыгы да, сыйфаты да, ныклыгы да тикшерелде. Тәҗрибәм артык зур булмаса да, мин биремнәрне яхшы үтәдем һәм өченче урынны алдым. Киләчәктә эретеп ябыштыру буенча укуымны дәвам итәсем килә, – ди Салават. 
Салаватның әтисе дә һөнәре буенча эретеп ябыштыручы. Бу һөнәргә хирыслык егеттә кечкенәдән башланган. 
– Салават кечкенәдән бик кызыксынучан булды. Бер дә артымнан калмады. “Әти, бу нәрсә? Моны ничек эшлиләр?”– дип, бертуктаусыз сораулар биреп йөдәтә иде. Аның белән ихатабызның коймасын тоттык, ташбака да ясап карадык. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, диләр бит. Улым киләчәктә бу юнәлеш буенча укуын дәвам итмәсә дә, белеме, тәҗрибәсе беркайчан да артык булмас, – ди әтисе Илдар. 
Салаватның бертуган абыйсы Алмаз Сарман аграр көллиятендә эретеп ябыштыру төркемендә, өченче курста белем ала. Алмаз да, узган ел “WorldSkills” чемпионатында катнашып, өченче урынга лаек булган иде. 
– Быелгы “Яшь профессионаллар” илкүләм чемпионатының финалы Казанның “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында узды. Анда 1500дән артык конкурсант катнашты. Ярышлар мәйданчыгында 91 компетенция, шулай ук “Future Skills” блогының 23 компетенциясе тәкъдим ителде. Яшүсмерләр 48 компетенция буенча ярышты. Салават шушы төркемдә үз көчен сынады. Абыйлы-энеле Фәттаховлар – эретеп ябыштыру буенча дәрәҗәле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яуларлык егетләр. Тиз отып алалар, куллары эш белә. Тырыш, эшчән гаиләдә үскән булулары әллә каян күренеп тора, – ди Евгений Басорин. 
Чемпионат көннәрендә конкурсантлар, бәйгедә көч сынашудан тыш, мастер-классларда белемнәрен дә арттырганнар. Экспертлар, мастерлар үткәргән семинар-дәресләрдә катнашып, тәҗрибә туплаганнар. Сәнәгать үсешенең кадрлар стандартын әзерләү, яшьләр проектларын үстерү мәсьәләләре буенча уздырылган тренинглар һәм семинарлар бик кызыклы һәм файдалы булган. 
– Киләсе елда да бу чемпионатта катнашырмын, дип өметләнәм. Моның өчен инде әзерлек бүген үк башланырга тиеш. Җәйге каникулларны файдалы итеп үткәрәсе булыр, – ди Салават. 

Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр! WorldSkills яшь профессионаллар