Сәламәт булыгыз
Түбәндәге киңәшләрне авырганда кулланып карагыз.
- Йокысызлыктан интегүчеләргә йоклар алдыннан 100 грамм кабак согы эчәргә киңәш ителә. Шулай ук бер бал кашыгы бал, берничә тамчы лимон согы салып, жылымса чәй эчү дә тынычландыра, изрәп йоклап китәсең.
- Пешкән башлы суган фурункулдан котылырга ярдәм итә. Аны берничә сәгатькә сызлавык чыккан урынга бәйлиләр.
- Тән пешкәндә, бетчә чыкканда яки авыр төзәлә торган яра булганда шул урынга чи кабак йомшагы куялар.
- Бронхит белән авырганда ике литр салкын сөткә яхшылап юылган солы салалар. Сөт кайнап чыккач, ут өстендә 10 минут тоталар. Аннары савытның өстен капкач белән ябып, 2-3 сәгатькә 100-120 градус жылылыктагы духовкага төнәтергә куялар. Әзер солы сөтен сөзеп, көнгә ике тапкыр җылы килеш берәр бал кашыгы эчәләр.
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев