Мөслим-информ

Саклык чараларын күрик

Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, 22 октябрь көнне республиканың ике районында – Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы авыруы ачыкланды.

Аңа кадәр ул Буа районында табылган иде. Өч очракның да республиканың башка регионнар белән чиктәш районнарында ачыклануын әйтергә кирәк. 
 

Чүпрәле районында фермерның 3 мең баш кош-корты зарарлануы билгеле. Безнең районда исә Дусай авылында күпләп каз асраучы Шакиряновлар хуҗалыгында кош гриппы вирусы табылды. Мәгълүм чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Шакиряновлар линда токымлы 2000 бәбкәне май аенда – Мари Эль республикасындагы шәхси эшмәкәрдән, июнь аенда тагын 2500 каз бәбкәсен алыпсатарлардан сатып ала. Алар казларны октябрь аенда реализацияләргә планлаштыра. Әмма көтмәгәндә казлары күпләп үлә башлый. 20 октябрь көнне – 80 баш, икенче көнне – 134, 22 октябрьдә 186 баш казлары үлә. Фермерлар бу хакта район ветеринария берләшмәсенә хәбәр итә. “Татар регионара ветеринария лабораториясе” дәүләт учреждениесенә җибәрелгән пробада кош гриппы вирусы табыла. Диагноз Владимир шәһәрендәге Бөтенроссия фәнни-тикшеренү терлекчелек институты тарафыннан да раслана. 
 

23 октябрь көнне Дусай авылындагы эпизоотик урында инфекцияне юк итү буенча комплекслы чаралар үткәрелде. 4500гә якын каз яндыру юлы белән юк ителде. Район ветеринарларына ярдәмгә күрше Азнакай, Актаныш, Сарман, Минзәлә районнарыннан да белгечләр китерелгән иде. Алар белән урман хуҗалыгы, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы хезмәте вәкилләре дә эшләде. 
 

Әлеге хәлләргә бәйле ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе һәм ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә республика штабы, районның гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе утырышы үтте. Утырышта шәхси хуҗалыкларында кош асраучылардан һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләреннән кайчандагыга караганда да уяу булу таләп ителүе искәртелде. Кош-кортларны иректә йөртүнең катгый тыелуы, аларны фәкать ябык режимда гына асрау кирәклеге ассызыкланды. Кош гриппыннан саклану максатында каз, үрдәк кебек кош-кортларның сугым вакытын гадәттәгедән иртәрәк башларга тәкъдим ителде. 
– Дусай авылында казларның үлә башлавын ишеткәч тә үзебезнең казлардан анализ алып, лабораториягә җибәргән идек. Аллага шөкер, вирус табылмады. Хәзер казларны су буйларыннан, болыннардан алып кайтып, ябулы режимда асраячакбыз, – ди “Хәмәдишин” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Ирек Хәмәдишин. 

 

– Кош гриппы – кискен йогышлы авыру. Грипп вирусы авыру кошлар белән турыдан-туры контактта булганда һава-тамчы юлы белән һәм азык яки су аркылы йогарга мөмкин. Вирус йоктырган кошлар боегая, ризыктан һәм судан баш тарта, башын артка ташлый, аларның ашкайнату һәм сулыш органнары зарарлана, сукыраялар, тән температуралары күтәрелә, 100% үлем күзәтелә. Әлеге билгеләр күзәтелгәндә кичекмәстән ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Дәүләт ветеринария инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге җитәкчесе Андрей Никитин. 
Белгечләр кош гриппын профилактикалауда түбәндәге чараларны күрү кирәклеген әйтә: 
- кошчылык фермаларын ябык режимга (бигрәк тә киек кошлар очкан чорда) күчерергә; 
- ветеринария документларыннан башка кош-корт һәм аларга ризык сатып алмаска; 
- дезинфекция барьерлары, санпропускниклар, дезинфекция техникасы булдырырга; 
- кошчылык хуҗалыкларында эшләүчеләрнең кош гриппыннан зыян күргән регионнарга чыгуын тыярга; 
- су буйларында, урманнарда булганнан соң өс һәм аяк киемнәрен алыштырмый торып, сарайларга, кошчылык фермаларына кермәскә; 
- торакларга һәм сарайларга киек кошлар очып кермәсен өчен тиешле чаралар күрергә; 
- кошларның авыруына шик туганда ветеринария идарәсенә хәбәр итәргә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: