Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сакланыйк бу афәттән!

– Ике айдан артык инде бөтен җир шарында коронaвирус инфекциясе турында сөйлиләр. Бу мәкерле чир бездән бик ерак кебек иде.

Шуңа да башта артык әһәмият бирмәдем. Халык кибеттән ризык ташый башлагач та әллә ни исем китмәде. Баз тулы бәрәңге, суыткыч тулы ите-башкасы – булганы белән яшәрбез. 
Коронавирустан саклану максатында Россия Президенты һәм республикабыз җитәкчелеге махсус режим игълан иткәннән соң, мин дә “җиргә төштем”. Бигрәк тә өлкән яшьтәгеләр өчен куркыныч диләр бит. Шуңа күрә һава суларга чыгуларны, күрше-тирәгә биләмгә йөрүләрне туктатып торырга булдым. Балаларга, оныкларга да урамда йөрүдән, кирәксә-кирәкмәсә дә кибетләргә керүдән тыелырга киңәш иттем. Минем янга да килмиләр хәзер, телефоннан гына аралашабыз. Өйдә генә утырсам да, саклану чараларын үтәргә тырышам: кулларны берничә тапкыр кер сабыны белән юам, дымлы чүпрәк белән тузаннарны да сөртеп кенә торам. Башка вакытта тәрәзә ачарга да курка идем, хәзер бүлмәләрне җилләтергә ияләшеп беттем. Башкалар да саклансын иде бу афәттән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама