Мөслим-информ

Сакланырга кирәк!

Коронавирустан саклану өчен халык күп йөри торган урыннарга барудан тыелып торырга һәм санитария-гигиена таләпләрен үтәргә кирәк.

Районда вируслы пневмония белән авыручылар саны арта. Халыкның сәламәтлек сагында торучы табиблар арасында авыручылар күп. Җирлегебездәге вәзгыять һәм авырудан саклану чаралары турында район башлыгы Рамил Муллин белән сөйләштек.
– Рамил Хәмзович, Covid-19 коронавирусын йоктыручылар саны көннән-көн арта. Татарстанда көн саен авыруның алтмыштан артык очрагы ачыклана. Авыру таралуга юл куймау өчен Татарстанда да өлешчә чикләүләр кертелде. Массакүләм чаралар туктатылды. Битлек режимы дәвам итә. Шулай да вируслы пневмония белән авыручылар саны арта. Райондагы вәзгыятькә нинди бәя бирәсез, Рамил Хәмзович?
– Язын авыруга артык игътибар бирмәдек кебек. Авыруга ышанмыйча, елмаеп караучылар да булгандыр. Бүген Россиядә 2 миллионга якын кеше авырый, 30 меңнән артык кеше вафат булган. Көзге чорда авыру кискенләште, авырулар саны арта. Ел саен кышкы чорда районда 200-230 пневмония очрагы теркәлә иде. Быел ун ай эчендә 730дан артык райондашыбызда пневмония ачыкланган. Кемдер – уртача авырлыкта, кемдер нык авырый. Авыруны җиңелчә үткәрүчеләр дә бар. Райондагы ситуациягә килгәндә, хәл җиңел түгел.
– Медицина хезмәткәрләре авырулар белән көн саен очраша, аларга ярдәм күрсәтә. Шул ук вакытта табиблар арасында да авыручылар аз түгел, дип ишеттек. 
– Вирус исемләп йөрми, аның белән көрәшү бик авыр. Кем халык белән мөгамәләдә – укытучылар, табиблар, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр – бу категория күбрәк авырый. Бүген утызга якын райондашыбыз хастаханәдә ятып дәвалана. Шуларның 25е – уртача авырлыкта, 7 кеше кислород концентраторы аша сулый. Табиблар арасында да авыручылар күп. Баш табиб үзе фильтрда утыра. Аңлыйм, авыруларның һәркайсының табибка күренәсе килә, тик моның өчен тавыш күтәрергә кирәкми. Медицина персоналының да хәленә керергә кирәк. Райондашлардан сабыр булуларын сорыйм.
– Хастаханәдә дару-препаратлар, махсус аппаратлар җитәрлекме? Даруханәләрдә бүген кайбер дарулар юк, диләр.
– Кеше күпвакыт проблеманы үзе тудыра. Табиб билгеләмәгән килеш массакүләм төстә дару алып, даруханәләрдә ясалма дефицит тудырдык. Хастаханәне дару-препаратлар белән тәэмин итүдә дә проблемалар бар. Бу проблема Мөслимгә генә түгел, башка хастаханәләргә дә хас. “Август-Мөслим” компаниясе ярдәме белән хастаханәгә өстәмә ике кислород концентраторы алдык. Шушы көннәрдә “Агромастер” компаниясе җитәкчесе Илгиз Исламов ике концентратор алу өчен акча күчерде. Рәхмәт аларга! Дарулар алу өчен район бюджетыннан да өстәмә финанслар бүленде.
– Рамил Хәмзович, шул ук вакытта гриппка каршы вакциналаштыру да дәвам итә. Күпләр вакцинациядә катнашмый, диләр. Табиб буларак, вакцинация турында сезнең фикерегезне ишетәсе килә.
– Тарихтан халыкның кайчандыр оспадан, кызамыктан яки башка чирдән күпләп авыруы мәгълүм. Әлеге авыруларга каршы махсус вакцина ясап, аларны киметә алганнар. Бүген әлеге чирләрнең массакүләм төс алганы юк. Гриппка каршы да вакцина ясала. Табиблар файдасы бар, дип әйтә икән – кулланырга кирәк. Районга 6 мең вакцина кайткан, шуның 5 меңе ясалган. Бөтен чаралар да авырудан саклану максатында эшләнә. Максат – халыкны саклап калу, иминлекне тәэмин итү. 
– Рамил Хәмзович, сез авырудан ничек сакланасыз?
– Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга кирәк. Спорт белән шөгыльләнергә һәм саф һавада күбрәк йөрергә киңәш итәм. Витаминнар эчү файдалы. Бүген авырган килеш эшкә бару батырлык түгел. Авырып киткәндә өйдә калырга, дәваланырга кирәк. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Римма Афзалова.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: