Мөслим-информ

Саклану мөһим

Дәүләт ветеринария берләшмәсенең Мөслим районы бүлеге хәбәр итүенчә, Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Сурские Вершины авылында дуңгызларның Африка чумасы белән авыру очрагы теркәлгән. Әлеге авыруны кисәтү, булдырмау максатында Ульян өлкәсеннән кош-корт, азык-төлек, терлекчелек җиһазларын, инструментлар, төзелеш материалларын алып чыгу тыелган.

ТР Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр иткәнчә, Африка чумасы – йорт һәм кабан дуңгызларында була торган йогышлы авыру. Аның вирусы гаять чыдам, туфракта, тирестә яки туңдырылган иттә – 100 көн һәм аннан да озаграк, тозланган һәм ысланган дуңгыз итендә 300 көн саклана. Туңдырылган иттә вирус 15 ел яшәргә сәләтле. Тактада, кирпечтә һ.б. материалларда 180 көнгә кадәр саклана ала. Авыру дуңгызлар вирусны сидек, тизәк, борыннан һәм күздән килгән бүлентекләр аша тараталар. Авыруның беренче билгеләре 3-15 тәүлек эчендә сизелә башлый, ди табиблар. Авыру йоктырган дуңгызлар үлә.– Мөслим районында 29 шәхси хуҗалыкта 250 баш дуңгыз исәпләнә, – ди район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ришат Шәяхмәтов. – Дуңгызлар күбрәк Рус Шуган, Михайловка, Ольгино, Горбуновка, Яңа Усы авылларында асрала. Ел саен язгы-көзге чорда шәхси хуҗалыкларның терлекләренә тикшерү уздырыла, төрле авыруларга каршы прививкалар ясала. Мондый тикшерүләр дуңгыз асраучы хуҗалыкларда да үткәрелде. Ришат Шәяхмәтов сүзләренә караганда, Африка чумасыннан дәвалау чарасы юк. Авыру 95-100 процент очракта үлем белән тәмамлана. Чирнең беренче билгеләре – дуңгызның тән температурасы 41-42 градуска кадәр күтәрелә. Дөрес, дуңгызның тән температурасы сәламәт вакытта да 40 градус булырга мөмкин, ди табиблар. Африка чумасы белән авыручы дуңгызның сулышы ешая, тәне тимгел-тимгел кызара, кызыл сипкелләр күренә. Тәненең төрле урыннарында шәмәхә төстәге таплар пәйда була. Мал терелгән очракта да, дуңгыздан котылу ягын карарга кирәк, диләр. Чөнки бу очракта ул барыбер вирус йөртүче булачак.Җиләк җыю, себерке бәйләү вакыты. Күпчелек бу чорда урман-кырларга йөри. Урманда, кабан дуңгызлары йөргән җирдән вирус ияртергә мөмкин. Урманнан кайткач, сарайга – дуңгызлар янына кергәнче аяк киемнәрен дезинфекцияләү кирәк, – ди Р.Шәяхмәтов.Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Африка чумасы авыруының башка йорт хайваннарына күчмәвен искәртте. Әлеге авыруны йоктырган дуңгыз итен ашаган кешенең сәламәтлегенә дә куркыныч янамый, диләр табиблар.– Терлекләрне сарайда гына тотарга кирәк. Бу – профилактик чараларның берсе, – ди Ришат Шәяхмәтов. – Таләпләр үтәлгәндә, сакланганда авыру куркыныч тудырмый.

Дуңгызларда Африка чумасын булдырмас өчен 
– шәхси хуҗалыкларга дуңгызларын чыгарып йөртүдән тыелырга; 
– Африка чумасы чыккан төбәкләр белән икътисадый элемтә булдырмаска; 
– дуңгызларны башка хайваннарга якын китермәскә, чит кешеләрне кертмәскә; 
– азыкны Африка чумасы күзәтелгән төбәкләрдән алмаска; 
– малларга азык калдыкларын 70 градуска кадәр җылытканнан соң гына бирергә, сугым калдыкларын ашатмаска; 
– декада саен дуңгызлар асралучы бинаны канэчкеч бөҗәкләргә, кимерүчеләргә каршы даими эшкәртергә; 
– дәүләт ветеринария хезмәте белән килешмичә читтән дуңгызлар алып кайтмаска, малларны ветеринар тикшерүгә, вакцинацияләүгә алып килергә; 
– дуңгызларның авыруын сизгәндә кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә, дуңгызларны аерым ябарга, сугымны һәм барлык төр хайваннарны (кошларны да кертеп) һәм аларның сугым продуктларын (ит, дуңгыз мае, тире, каурый, мамык һ.б.) сатуны туктатырга; 
– үлгән яки авыру дуңгызларны, аларның тиресен, калдык ризыкларны юк итәргә.Дәүләт ветеринария берләшмәсенең Мөслим районы бүлеге хәбәр итүенчә, Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Сурские Вершины авылында дуңгызларның Африка чумасы белән авыру очрагы теркәлгән. Әлеге авыруны кисәтү, булдырмау максатында Ульян өлкәсеннән кош-корт, азык-төлек, терлекчелек җиһазларын, инструментлар, төзелеш материалларын алып чыгу тыелган. 

Фәридә ГАЙНЕТДИНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: