Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сакланганны саклармын дигән

Көннәр язга карый башлау белән янгын куркынычы да бермә-бер арта. Бу коры үлән яндыру белән бәйле, ди Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгечләре.

Коры үлән яндырган очракта аерым кагыйдәләрне истә тоту зарур: учак тергезгән урын торак йортлар һәм биналардан 50 метр читтә урнашкан булырга тиеш. Үлән яндыра торган мәйдан янындагы территориядә коры агачлар, янып китә торган материаллар булмавы һәм территориянең киңлеге 1,4 метрдан ким булмаган минеральләштерелгән тасма белән бүленеп куелуы да зарур. Коры үлән яндыру участокларында махсус янгынга каршы режим эшләмәгәнлектән, учак тергезүчеләр беренчел янгын сүндерү чаралары белән, һичшиксез, тәэмин ителгән булырга тиеш. Узган ел җирлегебездә саксызлык аркасында коры үлән янып китүнең 43 очрагы теркәлгән. Гаепле гражданнарга кисәтүләр ясалып, административ беркетмәләр төзелгән, һәрберсе 2 шәр мең сум күләмендә штрафка тартылган.

Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Фәрхетдинов хәбәр итүенчә, ТР Министрлар кабинетының 465 нче санлы карары белән республика буенча "Махсус янгынга каршы режим" игълан ителде. Ул агымдагы елның май азагына кадәр үз көчендә булачак. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен гражданнарга - 1000 сумнан алып, 1500 сумга кадәр, вазыйфадагы затларга - 6000 сумнан алып, 15000 сумга кадәр, юридик затларга 150000 сумнан 200000 сумга кадәр штраф санкцияләре каралган булса, янгынга каршы махсус режим вакытында штрафларның күләме ике тапкыр артачак.

Бу елны да коры үлән янып китү очраклары булды. Аның берсе - каты көнкүреш калдыкларын түгү урынында, икенчесе Иске Вәрәш авылының алма бакчасында чыкты. Бәхеткә, районның янгын хезмәте егетләре вакытында янгынны сүндереп калырга җитеште.

Янгынга каршы махсус режим вакытында торак фондта да профилактик эшләр аеруча көчәячәк. Бүгенге көндә Мөслим һәм Сарман районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 1347 торак йорт тикшерелгән, янгын куркынычсызлыгы буенча 2529 гражданга инструктаж үткәрелеп, янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча 3 меңгә якын листовка таратылган. Күп балалы гаиләләр, ялгыз торучы өлкәннәр, уңышсыз гаиләләрдә гомер итүчеләр ут белән эш иткәндә аеруча игътибарлы булсын иде. Янгынга каршы профилактик чараларны төгәл үтәгәндә, төзәтеп булмаслык ялгышларга урын калмас.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев