Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сакланганны саклар

Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ай башыннан 43 кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган.

Бүген 25 райондашыбыз әлеге диагноз белән район хастаханәсендә дәвалана. Авыруларның хәле тотрыклы, диләр табиблар. Аеруча авыр хәлдәгеләр Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. Бүген анда биш райондашыбыз дәвалана. 
 

Вирус мутация кичерә, аның яңа штаммнары барлыкка килә. Мутация кичергән вирус тизрәк үрчи, авыруны йоктыру куркынычы да арта. Яңа штаммнар нәтиҗәсендә моңа кадәр Covid-19 коронавирусын характерлаучы ис сизү, тәм тою югалу кебек билгеләр күзәтелмәскә дә мөмкин, ди табиблар. Коронавирус та, гадәти кискен респиратор авырулар кебек, томау, тамак авырту, ютәл кебек билгеләр белән барырга мөмкин. Шуңа күпләр, “салкын гына тигән” дип, табибка күренергә ашыкмый. Ә Covid-19 авыруы мәкерле: гадәти салкын тию билгеләре белән барса да, үпкәне зарарлый. Шунысы бар: моңа кадәр авыруга үпкәне зарарлау өчен 7-11 көн кирәк булса, яңа штаммнар барлыкка килү нәтиҗәсендә чир үз дигәненә тизрәк ирешә – 3-5 көн эчендә үпкәгә барып җитә. 
Сентябрь башы-октябрь ахырында Covid – 19 белән авыручылар саны артачак, ди табиблар. Бу кискен респиратор авыруларга этәргеч бирүче кышкы чорга күчү – көннәр салкынайту белән дә аңлатыла. Авыруны таратмау, аннан саклану юлы бер – вакцинация. 
Бүгенге көндә 7378 кешегә коронавируска каршы вакцина ясалган. Авыруга каршы торучанлыкны арттыру, авыруны таратмас өчен җирлегебездә кимендә 9235 кеше вакцинация үтәргә тиеш. Вакциналар дүртәү: “Спутник-V” (икенче төрле исеме – “Гам-КОВИД-Вак”), “ЭпиВакКорона”, “КовиВак” һәм “Спутник Лайт”. Нигездә “Спутник-V” һәм “Спутник Лайт” ясала. Соңгысы – бер генә тапкыр ясалучы прививка. Табиблар вакцинацияне оешмаларга килеп тә, авылларга барып та ясый. Күпфатирлы йортлар ишегалдында һәм “Мизгел” яшьләр үзәгендә мобиль пунктлар да эшләде. Тик җәйге чорда – июль-августта активлашып алсалар да (ул чорда көненә йөзәр кеше вакцина ясатты), бүген прививкага килүчеләр кимегән. Көненә 50ләп кеше вакцина ясата, ди табиблар. 
Шунысы бар: коронавирус белән бүген өлкәннәр генә түгел, балалар да авырый. Авыру билгеләре шул ук: томау, тамак авырту, ютәл. “Авырып терелдем. Узды”, – дип тә әйтеп булмый. Covid-19 хроник чирләрне кузгата (коронавирустан гына түгел, хроник авырулары кискенләшү нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашучылар күп) һәм авырудан соң тернәкләнү озакка бара. Коронавирус белән чирләп терелгәннән соң күпләр үзендә неврологик һәм психологик авырулар да таба, ди табиблар.
Дөрес аңлагыз, максат – куркыту түгел, кисәтү. Вакцина ясатыргамы, әллә һаман үзгәреп торган чир белән көрәшергәме (кем җиңә бит әле!) – һәркем үзе сайлый. Тик сакланганны саклармын, дигән бит. Шуны онытмасак иде. 

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев