Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сакланганны саклар!

Район үзәк хастаханәсенә үпкә ялкынсынуы һәм кискен респиратор авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр кимеми. Авырулар югары тән температурасы һәм хәлсезлектән зарлана.

– Җирлегебездә пневмония диагнозы куелган райондашларыбыз саны шактый. Стационар шартларда дәвалану кирәк булган һәм хәле бик авыр булган очракта авырулар Яр Чаллы шәһәре хастаханәсенә озатыла. Бүгенге көндә 3 кеше – район хастаханәсендә, 85 кеше өйләрендә дәвалана. Кеше үзен начар хис иткән очракта, һичшиксез, табибка мөрәҗәгать итәргә тиеш, – ди район хастаханәсе табибы Зирәк Фәтхетдинов. 
Авыру билгеләре булганда, 2-43-76 телефоны буенча – регистратурага яки 03 номеры буенча үзегезнең участок терапевтына, ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратырга мөмкин. ОРВИ яки башка авыру симптомнары булганда, пациент табибны өенә чакырта ала. 
– Бүгенге көндә поликлиника гадәти режимда эшли. Барлык табиблар да кабул итә. Коронавирустан саклану чаралары төгәл шушы дип әйтеп булмый. Әлегәчә аңа каршы препарат уйлап табылмады. Авырмас өчен һәркем саклану чараларын күрергә тиеш. Вируслы пневмониянең кешедән кешегә тиз йогуын хәбәр иткән идек инде. Кулларның чиста булуы, үзең белән дезинфекция чаралары йөртү файдага гына булачак. Юылмаган куллар белән авыз-борынга, күзләргә кагылырга ярамый. Халык соңгы вакытта маска кию турында оныта башлады. Хастаханәгә, поликлиникага килүчеләрнең дә битлексез-перчаткасыз йөрүләренә игътибар иттем. Сакланганны саклармын дигән, үзегезнең һәм якыннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булсагыз иде! – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов. 
Эш урынында компьютер клавиатурасын, оргтехника панельләрен, ишек тоткаларын даими чистартып тору кирәклеген дә искәртә табиблар. Зирәк Фәтхетдинов хәбәр итүенчә, коронавирус авыруының башка симптомнары да күренә башлаган. Кешенең тәне тулысынча кызыл таплар белән каплана, култык аслары, чи яраны хәтерләтеп, кып-кызыл булып “пешеп” тора. Шулай ук авыз эчендә, иреннәрдә үлекле шеш барлыкка килә. 
Июнь аенда җирлегебездә – 222, июльдә – 126, августта 19 кешегә пневмония диагнозы куелган. 99 райондашыбыз Яр Чаллы шәһәренең йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган. Район хастаханәсе табиблары хәбәр итүенчә, пневмония белән күбрәк өлкән яшьтәгеләр авырый. 
Пневмония, гадәттә, югары сулыш юллары авыруларыннан соң өзлегү буларак барлыкка килә. Кеше башта грипп яисә кискен респиратор авыруын эләктерә. Организм инфекция белән көрәшкәндә, борын куышлыгындагы бактерия һәм вируслар үпкәгә үтеп керә. Кеше берничә көннән авыруны җиңгән кебек була – температура төшә, баш авырту, ютәл кими. Хәл җиңеләйгән кебек булса да, үпкәдә бактерияләр үрчү дәвам итә. Шулай итеп, кешенең хәле җиңеләйгәннән соң кабат ныклап авырып китә. Бу очракта авыруга дөрес ярдәм күрсәтелмәсә, ахыры бик аяныч – үлем белән тәмамлана. Арыган иммун системасын даими “тукландырып” тору мөһим. 
– Бу көннәрдә район поликлиникасына гриппка каршы вакцина кайтуы көтелә. Балалар һәм өлкәннәр өчен вакцина 10 мең 959 данә булыр дип уйлыйбыз. Әлеге вакцинаны бөтен кеше дә ясатсын иде! Бүгенге катлаулы вәзгыятьтә авырулардан саклану мөһимлеген онытмаска кирәк. Прививка 3 айлык сабыйлардан алып өлкәннәргә дә ясалачак. Сәламәтлегегезгә бармак аша карамагыз! – ди поликлиниканың эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.

Лилия Шәймиева.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев