Мөслим-информ

Сакланганны саклар

Су өсте тулаем боз белән капланмаган. Шуңа карамастан су буенда балыкчылар аз түгел.

“Язгы боз ястык калынлыгы бул­са да, ышанма!” дигән әйтем бүгенге көндә дә актуаль. Кышкы боз ны­гыганчы әле бик озак көтәргә туры киләчәк. Бүгенге көндә сулыклар­да бозның калынлыгы төрле җирдә төрлечә.

– Ык елгасында бүген бозның ка­лынлыгы 4-5 сантиметр тәшкил итә. Күлләр һәм буаларда – 5-7 сантиметр. Бозның калынлыгы әлегә куркынычсыз билгегә җитмәде. Шуңа күрә халыкның боз өстенә кермәвен сорар идек. Мөслим күпере астында, Мәлләтамак елгасы өстендә балык тотып утырган балыкчы­ларга карыйм да, ихтыярсыздан: “Сезнең гомер балык белән үлчәнәмени?” – дип уйлап куям, – ди ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим районында гражданнар оборонасы буенча әйдәүче консультант Ленар Фәрхетдинов.

Гадәттән тыш хәлләр идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, бозның кур­кынычсыз билгесе 10-15 сантиметр тәшкил итәргә тиеш. Ә ныгымаган боз өстенә чыгу – үлем белән уенга тиң.

– Салкыннар берничә көн дәвам иткән очракта да бозның калынлы­гы арта, дип ышандырып булмый. Боз тулаем катсын, формалашсын өчен, һава температурасыннан тыш, явым-төшем күләме, җил юнәлеше, тизле­ге, елга агымы да мөһим роль уйный. Әлегәчә җирлегебездә чатнама суыклар күзәтелмәде. Ноябрьдә ике-өч көн 15-17 градус салкын булуны исәпкә алмаган­да, һава торышы көзнекеннән әллә ни аерылмый. Бу атнада берничә көн яңгыр яуды. Боз өстенә чыгу куркыныч, – ди Ле­нар Фәрхетдинов.

Белгечләр сулыкларда боз калын­лыгын формалашу процессын тоткар­лаган күпсанлы явым-төшемнәрнең декабрьнең икенче ункөнлегендә дә күзәтелергә мөмкин булуын искәртә. Соңгы арада күзәтелгән яңгырлар һәм елга-күлләрдәге су агымы тизлеге бар­лыкка килгән боз катламын да җимерә башлаган. “Елгада боз бик юка булган урыннар бар”, ди белгечләр.

– Сулыклардагы боз катламы имин­лек таләпләренә туры килми. Халык шуны аңласын иде. Ел саен шушы ва­кытта сулыклар янына “Бозга керергә ярамый!” дигән элмә такталар урнаш­тырабыз. Буаларда боз каткан бул­са да, соңгы көннәрдәге көчле салкын җилләр бозның ачылуына ярдәм итте. Бәхетсезлек очракларын кисәтү мак­сатында җирлегебездәге социаль объ­ектларга “Бозга кермә!” дигән агитаци­он плакатлар беркетелде, – ди Баланлы авыл җирлеге башлыгы Илүсә Исламова.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим райо­ны бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, бүгенге көндә елга-күлләрдә боз фор­малашу бөтенләй тукталган. Шөкер, җирлегебездә боз астына китүчеләр юк. Ә республикабызда, бозга кереп, бәлага таручылар бар икән инде. 21 ноябрьдә Лаеш районында Мишә елгасында ике балыкчыны коткарып калганнар. Ә 27 ноябрьдә Чистай районында бер ир-ат боз астына төшеп китә һәм һәлак була.

Авыл җирлекләренең барысына да су­лыклар янына “Бозга керү тыела” дигән язулар урнаштыру бурычы җиткерелде. Кисәтү билгеләре куелган урыннарда бозга кереп балык тотучыларга штраф салыначак. Әти-әниләр дә балаларына бозның әлегә бик юка һәм шуның белән куркыныч булуын аңлатсыннар иде.

Лилия Шәймиева.

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: