Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: тилчә (ящур)!

Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Анда тилчә (ящур) авыруы котырган. Әлегә вирусның нинди төре икәнен төгәл генә әйтә алмыйлар. Тикшерүләр үткәрәләр. Карантин белән бәйле рәвештә, хәзер чик аша ит алып чыгарга, кертергә ярамый. Ящур - тиз тарала торган, йогышлы вируслы чир булып санала. Аны антибиотиклар белән генә...

Башкортстанның Туймазы районында гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Анда тилчә (ящур) авыруы котырган.

Әлегә вирусның нинди төре икәнен төгәл генә әйтә алмыйлар. Тикшерүләр үткәрәләр. Карантин белән бәйле рәвештә, хәзер чик аша ит алып чыгарга, кертергә ярамый. Ящур - тиз тарала торган, йогышлы вируслы чир булып санала. Аны антибиотиклар белән генә дәвалап булмый. Кыскасы, организмга инфекциягә каршы үзенә көрәшергә кала. Бу иммунитет көчсез булганда, аеруча куркыныч. Ящур - ашкайнату трактын һәм тирене зарарлый. Яшь маллар бу авырудан тәүлек эчендә үләләр.

Авыруны булдырмый калуның төп чарасы тилчәгә каршы вакцина салдыру. Гадәттә ящурны терлекләр авыруы дисәләр дә, аның белән кешеләр дә авырырга мөмкин. Вирус белән йогышланган продукт куллансаң, чир кешегә дә йога.

Гадәттә, инфекция кайнамаган сөт, чи ит аша эләгә, ди белгечләр. Башкортстанда "Нур" оешмасында эшләүче ике кешедә вирус антитәнчекләре ачыкланган. Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда әлегә ящурдан шикләнгән, куркыныч янаган районнар юк. Шулай да Башкорстан белән чиктәш районнарда блок-постлар эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X