Мөслим-информ

Сак булыгыз: мошенниклар!

Татарстан Республикасында телефон аша гражданнарның персонификацияләнгән мәгълүматларын алу белән бәйле мошенниклык очраклары күзәтелә.

- Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге кисәтә: дәүләт Пенсия фонды хезмәткәрләре гражданнарга, аларның шәхси лицевой счетының иминият номерын (СНИЛС), банк карталарының реквизитларын, я булмаса башка мәгълүматларын дөресләү яки белешү өчен, бервакытта да телефон аша шалтыратмый, - диде Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Шунысын да искәр-тәбез: Россия Пенсиф фонды хезмәткәрләре гражданнарның өенә бармый, фатирларга кереп йөрми, пенсия тупланмаларын формалаштыру ысулларын сайлау өчен гражданнарны мәҗбүриләү эшләре алып бармый. Гражданнарны кабул итү Россия Пенсия фондының республика районнарындагы һәм шәһәрләрендәге "Клиентлар хезмәте" ндә һәм "Мобиль клиент хезмәте" махсус автомашиналарында оештырылган күчмә кабул итүләрдә башкарыла. Барлык белгечләрдә дә Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар һәм алар гражданнар соравы буенча аны күрсәтергә бурычлы.
Пенсия фондының район бүлеге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: