Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сак булыгыз: мошенниклар!

Күпчелек үзләрен МЧС хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләрнең янгын куркынычсызлыгын тикшереп йөрүләре турында хәбәр итә. Алар МЧС хезмәткәрләрнекенә охшаган кием кигән. 

Бу көннәрдә республика халкы МЧСның ышаныч телефонына еш шалтырата. Күпчелек үзләрен МЧС хезмәткәрләре дип таныштырган кешеләрнең янгын куркынычсызлыгын тикшереп йөрүләре турында хәбәр итә. Алар МЧС хезмәткәрләрнекенә охшаган кием кигән. 
Фатирларга һәм йортларга кереп, бу кешеләр янгын турында хәбәр итүче җайланма яисә газ исе датчигы куярга тәкъдим итә. Ялган хезмәткәрләр, кешеләрнең паспорт мәгълүматларын файдаланып, шәхси фирма исеменнән хезмәт күрсәтү турында килешү төзиләр. Җиһаз урнаштырган өчен 1500-3000 сум гына акча алалар. Югыйсә мондый җайланмалар сатуда бар һәм аларның бәясе 350-500 гына сум тәшкил итә. Аларны урнаштыру да бик җайлы: бары тик шөреф яисә скотч кына кирәк. 
ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе исегезгә төшерә: Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Дәүләт янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре һәртөрле тикшерү һәм профилактик эш үткәргәндә форма киемендә була һәм гражданнар белән аралашканда удостоверениеләрен күрсәтергә бурычлы. Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы подразделениеләре һәм вазыйфадагы затлары гражданнарга нинди дә булса, шул исәптән янгынга каршы, җиһаз сату буенча эшмәкәрлек белән шөгыльләнми. 
Янгынга каршы яисә газ датчиклары тәкъдим итүче, үзләрен МЧС хезмәткәрләре яисә газ хезмәтеннән дип таныштыручы шикле затлар белән очрашсагыз, 102 телефоны аша полициягә хәбәр итәргә кирәк. 
Мөслим һәм Сарман 
районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге.

Фотосы https://myslo.ru/club/blog/narodniy-zhurnalist/wKBGUTtcRUO4wqnG41GghQ алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X