Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сагыну

Узган гасырның беренче яртысында илгә килгән берсеннән-берсе канлырак сугышлар авылларыбыздан ир-егетләрне суырып алып кына тордылар. Тулыр-тулмас 40 ел эчендә–япон сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы, чит илләр интервенциясе һәм гражданнар сугышы, басмачылар белән сугышлар, кабаттан японнар белән сугыш, фин сугышы.

...Ни эзлисең, сугыш, илләр буйлап? – 
Син кермәгән өйләр калмады... 
Разил Вәлиев. 
Узган гасырның беренче яртысында илгә килгән берсеннән-берсе канлырак сугышлар авылларыбыздан ир-егетләрне суырып алып кына тордылар. Тулыр-тулмас 40 ел эчендә–япон сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы, чит илләр интервенциясе һәм гражданнар сугышы, басмачылар белән сугышлар, кабаттан японнар белән сугыш, фин сугышы. Һәм – Бөек Ватан сугышы. Сугыш конвейеры бар куәтенә эшләде: ир балалар туа, үсә, сугышларга китә торды. Ирләр яуларда башларын салдылар, хәбәрсез югалдылар, яралардан, фронтта алган авыр чирләрдән мантый алмыйча, сугышлардан соң вафат булдылар. Бик куркыныч бит бу. Илгә, халыкка чиксез авырлыклар китергән рәхимсез шушы ярты гасырга тиң башка чор булдымы икән? Хәзер уйлыйм: ничек чыдаган, түзгән, исән калган ил?! 
Безнең әнкәй искечә белем алган. Кичләрен, йокларга ятканчы, безне өйрәтә: “Сорарлар: “Көферме син, мөселманмы син?” Әйтерсең: “Әлхәмдүлиллаһ, мөселманмын”, – диярсең”. Фәрештәләр, пәйгамбәрләр, оҗмах, тәмуг турында без әнкәйдән белдек. Берчакны безгә күрше абый керде. Әнкәй аңа: “Мөгамбәр”, – дип, исеме белән дәшкән икән. Мин, ялгыш аңлап, шаккатып: “Пәйгамбәр шушы икән”, – дип уйладым. Кичләрен, өй тынгач, әнкәй, әкрен генә көйләп, Коръәннән белгәннәрен укый иде. Безнең өйне әткәй 1946 елда “Сталин ипотекасы”на – торак алу өчен бер процент белән 12 елга бирелгән ссудага алган. Әткәй сугышта алган яралардан, чирләрдән мантый алмады, бик яшьли китте. Әткәй үлгәч, “ишле балалы ятим гаилә” дип, ссуданы “списать” иттеләр. Аның вафатыннан соң күрше апалар кич утырырга безгә керә башладылар. Гомернең иң бәхетле, рәхәт чагы тамак тук, өй җылы булганда, бала чакның менә шулай кич утыруларында булган икән. Олылар авыл хәлләрен сөйләшеп утыралар, кызыклар-мәзәкләр сөйләп алалар. Тәүлеккә берничә генә сәгать сөйләгән кара катыргы эшләпәле радиодан ил, дөнья яңалыкларын, Казан концертларын тыңлыйлар. Рәшидәттәй, Нәгыймәттәй, Әминәттәй, Мәгърүфәттәй, Озын Биби, Бәләкәй Биби һәм Мөслимнең тагын бик күп хәзер исемнәре дә онытылган иң гади хатыннары... 
Күршебез Мәүлидәттәй бай яшәде (безнеңчә), аның иң авыр нужалары гражданнар сугышы, чит ил интервенциясе, басмачыларга каршы сугыш чорларына туры килеп, яңа сугыш чыкканчы балалары үсеп, кеше булганнар иде. 1950 елларда хәрби дәрәҗәле улы Кытайда хезмәттә булып, әнисен бик карый, диләр иде. Әбинең коесы, мунчасы бар, өе дә зуррак, бала-чагасы булмагач, чиста да. Биек тал күләгәсендәге тирә-юне яссы аксыл ташлар белән түшәлгән сиртмәле коесы бик матур иде әбинең. Минем башка андый кое күргәнем булмады. Концерт белән килгән Казан артистларын фатирга аңа кертәләр иде. Үзе дә артистлыкка маһир бик кече күңелле Мәүлидәттәй, шуларның сәхнә киемнәрен киеп, грим салып, кыланып, күршеләрнең күңелен ача. Вакытлары да, акчалары да булмагандыр, әнкәйләр клубка йөрмиләр, тере артистларны күрергә Мәүлидәттәйгә керәләр, җырларын радиодан тыңлыйлар иде. Башка артистларны хәтерләмим, җырчы Рәшит Ваһапов бик кызык абый булып исемдә калган. 
Әнкәйләрнең баш ватып утырганнары исемдә: ипи олымы, Коръәнме; Коръән өстенә ипине, я ипи өстенә Коръәнне куярга ярыймы? Ачлыкларны, бигрәк тә сабыйларының ачлыгын күргән аналар, ипи турында сөйләми, ни турында сөйләсен?! Җир өстендә сугышлар беркайчан да бетеп тормадылар. 50 нче елларда Франция белән Америка Вьетнамда, Корея ярымутравында котчыккыч сугышлар алып бардылар. Радио, газеталар шуларның ерткычлыклары турында сөйли, яза. Әнкәйләр Американың безгә дә сугыш башлавыннан бик куркалар иде. Сугышлар ачлыклар, ятимлекләр китерәләр. Әнкәйләр моны үлгәнче оныта алмады. Без үскәндә, бик иркен булмаса да, ипи бар иде инде. “Тәмле ипи”, “тәмсез ипи” дигән нәрсәне белмәдек, булсын гына. Әнкәй икмәкнең валчыгына тикле җыеп каба, безгә дә савытта аш, өстәлдә сынык калдырттырмый. 
–Ипине кадерсезләсәң, ипи рәнҗи, рәнҗеше төшә, савытның төбендә бәхет орлыклары кала, – дия иде. 
Мәктәптә укый башлагач, без Беренче май, Бөек Октябрь социалистик революциясе, Яңа ел көннәрен бәйрәм итә башладык. Әнкәйләр татар дөньясына читтән кергән бәйрәмнәрне кабул итмәделәр, аларның үз бәйрәмнәре – гает, җомга көннәре иде. Дөньялар бераз рәтләнә төшеп, юньле он, май күрә башлагач, шушы көннәрдә таба ашы пешереп, бер-берсен чәйгә дәшешү алар өчен олы бер мөрәвәт, куаныч булды. Елга бер тапкыр Коръән ашы уздырырга да җаен таба башладылар. Аны үткәрергә тәм-томны аз-азлап җыйдылар. Табак-савыт, кашыклар күрше тирәләрдән алып торылды. 
Хәзерге даруханәләргә керсәң, шаккатасың – ниләр генә юк. Безнең әнкәйләр чорында болар юк иде. Пушкин-Банк урамнары кисешкән почмактагы агач йортта бөтен районга бер кечкенә аптека бар иде, анда әнкәйләрнең сызлануын басарлык дарулар булмагандыр, күрәсең. Кич утырганда алар бер-берсенә хәзерге табибларның котларын алырлык әллә нинди дәвалар өйрәтәләр, сызлаган буыннарга агулы казаяк үләненең сары чәчкәләрен бәйлиләр. Бәлки файдасы булгандыр да, тик кайчак аннан тире ялкынсынып чыга иде. Тәмле ашаган, җиңел яшәгән, берсеннән-берсе кыйбат дару, май, уколлар һәм башка чаралар белән акчага да, бушлай дәваланырга да мөмкинлеге булган хәзерге кеше дә нәкъ шулай сызлана бит. Тамак туя ашарлык ризык күрмәгән ул заман хатын-кызларына, шәһәрдәме, авылдамы булсын, җелегеңне суырырлык авыр эшләр өелеп кенә торды. Авыл, колхоз эшләреннән тыш, кышларын, кар ярып, урман кистеләр, сугыш елларында окоп казырга алындылар. Ике каз оясы кадәр читән чуманны сыртларына күтәреп, яздан кара көзгә кадәр Горький якларында торф чыгардылар. Мал, бигрәк тә чучка көтүнең нинди авыр эш икәнен көтү көткән кеше белә. Безнең әнкәйләр, апалар “Заготскот” оешмасына иткә җыелган малларны Казанга, Бөгелмәгә, көне-төне көтеп, җәяүләп кудылар. Чучка көтүләрен куу үзе бер каторга иде. Мәктәпләрдә, шифаханә, оешмаларда ул чакларда җыештыручы, мичләргә ягучы булып эшләмәгән кеше дә чын авыр эшнең ни икәнен күз алдына китерә алмый... Үз вакытында бик күп нужа, михнәтләр күргән күрше әбиләрем дөньялар җиңеләйгәч кенә, 80-90 яшьләргә җитеп вафат булдылар. Әнкәй әйтә иде: “Эштән кеше үлми”, – дип. Хак икән. Хәзер андый авыр эшләр юк. Яшәү өчен дөньяның бүгенге уңайлыкларын санап бетермәле түгел. Җитмәсә, әнкәйләр әйтмешли, халык оҗмах сыенда яши. Каян килә бу чирләр? 
Җәйнең җилсез, тын, иң кайнар кайбер көннәрендә, төштән соңрак, әнкәй белән күрше апалар, мине ияртеп, кеше-кара бик йөрми торган Кызылъяр комлыгына баралар. Анда иске агач күперне чыккач та байтак ара барасы. Хәзер ул күпер юк. Барасым килми дә, әнкәй әйткәч, карышып булмый. Башларына әрекмән яфрагы ябып, кызган комга күмелеп, әкрен генә сөйләшкәләп яталар да “мес” итеп йоклап та алалар. Мин аларны ком белән күмә идем. Күпмедер ятканнан соң алар комнан торалар. Шулай тиеш булганмы, өйгә кайтып, самавыр куеп, кайнар чәй эчкәнче су капмыйлар иде. Соңрак миңа укырга туры килде: Мисыр фиргавеннәре дә кайнар комга күмелеп дәваланганнар икән. Җир-ана мәрхәмәтле. Комы да, туфрагы да үзен җирдәге алла итеп күргән фиргавенне дә, байларны да, Мөслимнең дөнья сөйрәп “дыкы”лары чыккан ярлы хатыннарын да бер күрә. Кайнар кояш астында әлсерәп аларны саклап утырасым гел килми, туя идем мин алардан. Бала гына идем шул. Кем уйлаган, дулкыннары ярга салмак каккан Ык буенда бергә булган шул чакларны, шул апаларны кайчан да булса шулай сагынырмын, дип? Үсә төшкәч, 60 нчы елларга таба, миңа җәйге каникулларда ындыр табагында, колхоз басуында, амбарларында алар белән бергә эшләргә туры килде. Бу вакытка колхозда ирләр, атлар, техника күп, колхоз аякка нык баскан. Сәләмә киеп, әтиләрсез, ачлы-туклы үскән уллары-кызлары батырып дөнья көтәләр, эшлиләр, мал асрыйлар, өйләр салганнар, өсләре бөтәү. Әнкәйләре әйтмешли, “череп баеганнар”. Аналардан дөнья көтү, колхозны тарту авырлыклары киткән. Колхозда аларга көчләре җитмәстәй эш кушмыйлар да иде инде, әмма ындыр табагы эшләрен көтеп алалар иде. Ындыр бригадиры Маһинур апа берсенә әйтүгә, бары да җыелып, шакмаклы үткен тимер көрәкләр, кәтмәннәр белән ындыр табагын такыр итеп кырып, себереп, амбар-келәтләрне җыештырып, икмәк кайтуга әзерләп куялар, комбайннан кайткан һәр машина икмәккә куаналар иде. Ничек куанмасыннар?! Икмәк – туклык, икмәк – бәхет бит ул. Икмәк кадерен ничә ачлыкны үткәргән шушы апалардан да ныграк белгән кем булыр?! Алар буынына соңгы каты ачлык 1946 елда килгән иде, аннары ил әкренләп тернәкләнә башлады. Кызыклар да кыланып алалар иде. Колхозның сугыштан соңгы бер отчет җыелышында хатын-кызларга кызыл шәраб куйганнар. Мәгърүфәттәй шуны эчеп карыйсы иткән. Күп кирәкмени эчми эчкән, туя ашамаган кешегә: моның башына киткән, аягы атламый башлаган. Күрше апалар, ике ягыннан култыклап, алып кайтып киләләр икән моны Мәҗит Гафури тыкрыгы буйлап. Очраган кешегә: “Мәгърүфәгә тавык күзе булды әле, күрми башлады кисәк”, – дип әйтәләр ди. 
Сугыштан соң да аларны кимсетерлек әйберләр күп булды. Әйтик, сугыш ветераннарына кибетләрдә өстенлек, чиратсыз әйбер алу хокукы. Бакча урамындагы сөт кибетендә ике чират була иде: берсе – бөтен кеше өчен, икенчесе – сугыш ветераннары өчен. Икенче, өстенлекле чиратта, гадәттә, сугыш ветераннарының хатыннары тордылар. Бервакыт, гомуми чиратка сөт җитмәсен күреп, бер карчык елап җибәрде: “Ник аералар микән? Безнекеләр үлеп тә калды бит”, – дип. Шунда районның зур гына оешмасында җитәкче булып эшләп, пенсиягә чыккан бер бәндә (исемен атыйсым килми), аны яман сүзләр белән сүгеп: “Артыңа да (начар сүз белән) тибәрмен”, – дип кычкырган иде. Бу хатыннарга, карчыкларга сүз әйтерлек идеме соң? Иң авыр сугыш елларында алар Бөек Җиңү өчен булдыра алганның барын да эшләгәннәр. Үзләре, сабыйлары ач булып, илне дә, фронтны да тук иттеләр; балаларын, илнең киләчәген, исән үстерделәр. Колхозны да, үз дөньяларын да таркатмадылар. 30 нчы елларда, япь-яшь чакларында, шушы карчыклар колхозны төзегәннәр, җимергеч сугыш елларында аны саклап калганнар, сугыштан соң бик авырлык белән кабаттан аякка бастырдылар. Авырлыклар үтте, әмма ятимлек кимсенүе калды. Аннары инде, күп балалы, телевизорлы бай өйләргә чит әбиләр сыймый башладымы, күршеләре белән җыелып кич утырышулары да бетте. Әбиләрнең очрашу, аралашу урыны булып ипи, ит, сөт кибетләрендәге чиратлар, җәйге кичләрдә – капка төбе эскәмияләрендә утырулар калды. Алар өчен иң авыр, куркыныч еллар узган иде инде. Кечкенә генә пенсияләр алып, бернидән зарланмыйча, Аллаһның биргәненә шөкер әйтеп яшәделәр. 
Узган сугыштан соң ил өстенә кабаттан сугышлар килмәде. Тик һич көтмәгәндә, илнең иң тыныч сыман, бай вакытында алар төзегән “Путиловец” (Киров исемендәге) колхозы таралды. Аның җирләрен бу җирләргә бер көрәк тыгып карамаган һәм карамаячак кешеләргә өләштеләр. Колхозчы крестьяннарның 60 ел буе тырышып тапкан, җыйган күмәк милкен, малын читләр талаганда бу әбиләрнең бик сирәге исән иде. 
(Дәвамы бар). 
Разия Гыйлаҗина. 
Мөслим.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев