Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сагындырган мәктәп еллары

Балачакның иң матур мизгелләре һәркем күңелендә сакланадыр. Аны бернәрсә дә алыштыра алмый. Мөслим урта мәктәбендә ике генә ел укысак та, кызыклы һәм мавыктыргыч вакыйгалар бүгенгедәй күз алдында.

Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, район үзәгенә укырга килү үзе генә дә ни тора! 1977нче елның 1 сентябрендә курка-курка гына класска керүләр. Беренче танышулар... Класста барлыгы 28 укучы. Төрлесе төрле авылдан җыелган. Сыйныф җитәкчебез Тәнзилә Хатбуллина безне бер йодрыкка төйнәде. 28 укучының 20се – IХ сыйныфка кадәр бергә укыганнар, калганнарыбыз авыл мәктәпләреннән килгән. Беренче көннән үк безне үз итеп кабул иттеләр. Соңгы кыңгырау чыңлаганга 40 ел узса да, шәхсән үзем һәрберсенең миңа карата җылы мөнәсәбәтен гел онытмыйм. Укытучыларыбыз да бик мәрхәмәтле, кешелекле булдылар. Кайсысын гына алсак та, безне чын тормышка әзерләделәр. Һәрберсе үз фәненнән тиешле белем бирде, шуның белән беррәттән тормыш дәресләренә дә төшендерде. Аларга чын күңелдән рәхмәт җиткерәсе килә. Без аларның һәрберсе алдында башыбызны иябез.1979нчы елның 25 мае. Кызлар – ак алъяпкычлардан, егетләр – костюм-чалбардан... Хәзер аларның барысының да чәчләренә тормыш ак бәсләрен сарган, йөзләрендә җыерчыклар булса да, күзләр унҗидедәге шикелле очкынланып ала. Ул көннән соң кырык ел узган да киткән. Артка борылып карасаң, ниләр генә булмаган: шатлык-куанычлар белән бергә кайгы-хәсрәтләре дә урап узмаган. Очрашу табигатьнең иң матур урынында оештырылган иде. Сый-нигъмәттән сыгылып торган өстәлләр, кызларның һәрберсенә – чәчәк букетлары. Класс җитәкчебез Тәнзилә апаның хатирәләрне яңартуы нур өстенә нур булды. Безнең белән бергә ул да яшьлегенә кайткандыр. Очрашуны күңелгә бик озакка уелып калырлык итеп оештыруга үз көчләрен керткән классташларыбызга чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Алга таба да очрашулар насыйп булсын, аралашып яшәргә язсын дигән теләктә калам.

Галия ФАЗЛЫЕВА- ЛАТЫЙПОВА.Сал. Мухан.

Фото – авторның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев