Сабыйның хыялы бар
Тезләре белән шуышып безне каршы алырга чыккан сабый: “Мин сезне шулкадәр көттем!” – дип елмайды.
Эвелина, башка балалар кебек үк, күп белергә омтыла, кызыксынучан, җор телле булуы белән сокландыра. Тик бер кимчелеге бар – йөри алмый.
10 яшьлек кызга “Балалар церебраль параличы” диагнозы куелган. Әлеге диагноз куелган күпләр хәрәкәтләнә алмый. Ә Эвелина бик тере! Үзлегеннән дә төрле күнегүләр ясый, шөгыльләнә, әнисе белән әбисе дә кызны аякка бастыру өчен күп көч куя.
– Кызым белән авырлы вакытта барлык тикшерүләр дә туачак сабыемның сәламәт булуын күрсәтте. Ләкин бала тапканда тиешле чаралар вакытында күрелмәде. Бала тудыру бүлегендә кислород җайланмасы булмады. Якты дөньяга аваз салган баламның сәламәт булуында тамчы да шигем юк иде. Тик ул төндә баланың йөрәге өч тапкыр туктады! Иртәнге җидедә без мобиль реанимация чакырттык, кызымны Түбән Кама шәһәренә алып киттеләр, – дип искә ала Чулпан Зиннәтуллина.
Эвелина вакытыннан алда туа. 14 февральдә туасы бала 4 гыйнварда ук аваз сала. Баланы 40 көн Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәгендә дәвалыйлар. Перинаталь үзәктән кайткач та кызының аякка басмаячагын белми әле Чулпан...
– Көзән җыерулар башлангач: “Сабыемны ала күрмә!” – дип, агарып каткан баламны кочып, Ходайга ялварган минутлар аз булмады. Үсә төшкәч, мондый приступлар, шөкер, кимеде. Хәзер алар елга 2-3 мәртәбә булырга мөмкин. Көзән җыеру 45 минуттан алып бер сәгатькә кадәр дәвам итә. Эвелина үлеп терелгәндәй була. Бала белән бергә мин дә шул ук хисләрне кичерәм, – ди Чулпан.
Бераздан балада астигматизм дигән чир ачыклана. Баланы дәвалау өчен Уфа юлын таптый башлыйлар...
Чулпан кызы белән Симәк авылында, алты почмаклы агач йортта гомер кичерә. Өй шактый иске. Йорт эчен Чулпан курчак өе кебек ясап куйса да, тышкы кыяфәте аның ярты гасырлык тарихы булуына ишарәли.
– Йортның түбәсе сыгыла башлады. Түбәнең ян-ягына терәү дә куеп карадык, такталарын да кадакладык. Җил-давылларда түбәнең шиферлары купты, урта өлеше сыгылды. Өйдә сәламәтлеге чикле бала бар бит! Түбәне тиз арада алыштырырга кирәк! Әлеге гозер белән район хакимиятенә юл тоттым. Анда гозеремне игътибар белән тыңладылар. Игелекле иганәчеләр ярдәме белән йортымның яңа түбәле булачагына өмет уяттылар, – ди Чулпан.
– Кызым: “Өйнең түбәсе шыгырдый башлады”, – дигәч, борчуыбызның чиге булмады. Өйнең түбәсе ишелеп, балалар матча астында кала күрмәсен, дип ут йоттык. Оныгыбыз Эвелинаны Чулпан безгә, Мөслимгә китереп куйды. Үзе “гомер иткән өйне ташлап китеп булмый” дип, шул өйдә калды. Чулпан ике төн аш бүлмәсендә (түшәм сыгылган якта түгел) кунган. Икенче көнне иртәнге сәгать биштә түбә ишелгән, – дип сөйли Раушания апа.
Ике атна эчендә түбә ишелеп төшә. Көзге яңгырлар башлана. Җитәкчелек тиз арада өйнең түбәсен ябу хәстәрен күрә башлый. Райондашыбыз – бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Айрат Шәймөхәмәтов түбәне төзекләндерү өчен кирәкле материаллар кайтарта. Ике көн эчендә түбәне ябып та куялар.
– Айрат Шәймөхәмәтовка рәхмәтебез зур. Игелекле гамәлләре белән күпләрне сокландырган Рүзәл Минһаҗевның да ярдәмен тойдык. Түбә ябу өчен ул ике мәртәбә өмә оештырды. Аның бу игелекле адымы – үзе бер батырлык! Игелекле кешеләр әз түгел икән! “Өмәдә катнашканнарны сыйларсың!” дип, бер кыз Әлмәт шәһәреннән үк зур сумка белән әллә никадәр сый-нигъмәт китерде. Гозеребезне аяк астына салмаган һәркемгә рәхмәтләребез барып ирешсен иде! Район Башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хуҗинга, район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗановка, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасарлары Рафаэль Демидовка, Марина Бәдретдиновага чиксез рәхмәтлебез, – ди Чулпан.
Тат.Шуран мәктәбе директоры Венера Шаева укытучылар Мулланур Әхмәтов, Назыйм Габделхаевны да өмәгә җибәрә. Гомумән, өмәдә бик күп кеше катнаша. Район халкының ярдәмчел булуы әлеге өмәдә тагын бер кат раслана.
–Балаларымны сөендерүчеләр зур савап алдылар. Игелек һәрвакыт изгелек булып әйләнеп кайта. Эвелина туган йортына кайтканга сөенә. Өмәдә эшләүчеләр туфраксага дым үтмәсен дип, өстән яңгыр явып торганда да эшләрен туктатмадылар. Төнлә фонарьлар яндырып та эшләделәр хәтта! Халкыбыз – тырыш һәм бердәм, – ди Эвелинаның әбисе Рушания апа.
Эвелина укуын өйдә дәвам итә. Укытучысы Зилә Галимова Яңа Сәет мәктәбеннән килеп укыта.
Әнисе өчен Эвелина – сер сандыгы. Күңелендәгесен кызы белән бүлешеп яши Чулпан. Ә кызчыкның тизрәк аякка басасы, йөгереп йөрисе килә. Сабыйның теләге хыял гына булып калмасын иде!
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев