Мөслим-информ

Сабыр сулары эчеп

Хадимә апа ялгызы калганда бик еш кына: “Авыр чаклар бик күп була, түзәргә кирәк, балам,” – дип җыр суза. Җыр гына сузарлыкмы соң, кайвакытларда җиргә ятып, кара җирне тырный-тырный елыйсы килгән чаклары да булган аның. Әмма, язмыш сынауларына бирешмичә, авырлыклар алдында югалып калмыйча, бик матур гомер юлы узган ул. Бу көннәрдә 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтүче Хадимә Мәхмүт кызы Вәлиева хакында язмабыз.

Курчак урынына – урак

Бөек Ватан сугышы башланганда Хадимә Мәхмүт кызына нибары 11 яшь була. Кулына курчак тотып, аңа матур-матур күлмәкләр тегеп уйныйсы урында, Хадимә дә яшьтәшләре белән басуга эшкә чыгып китә. Нишлисең, чоры шундый, син бәләкәй әле, синең бармакларың да бик кечкенә дип, сине жәлләп утыручы юк. Бу чорда һәркемдә бары тик бер уй: үзеңнән нинди дә булса өлеш кертеп, фашист илбасарларын җиңү.

– Әрем, билчән, “әпщүк” (солычык) йолку да калмады, барысына да йөрдек. Куллар авыртып, канап бетә иде. Әнием дә бер көн калмый эшкә чыгып китә. Әти – сугышта. Ашарга да юк бит әле. Кәлҗемә, юа, кузгалак, балтырган кебек үләннәр ашап үстек. Он да чамалы гына, әле бөтен кешедә дә бармени ул?! Әтиебез башта Суслонгер лагеренда булган. Өч айдан соң, Ленинград фронтына озатканнар. Ул шунда батырларча һәлак булган, – ди Хадимә апа.

Җәен колхоз эшенә йөри, җиде классны тәмамлаганнан соң, почтада эшли башлый кыз. Өч елдан соң, җиде класс белеме барлыгын искә алып, хисапчы ярдәмчесе итеп билгелиләр. Биредә дә хезмәтенә сүз китермәслек итеп эшли. Колхоз җитәкчелеге, кызның тырышлыгын һәм һәрнәрсәне тиз үзләштерүен күреп, Саба авыл хуҗалыгы техникумына укырга җибәрә. Хисапчы һөнәрен үзләштереп кайта Хадимә Вәлиева.

Ун ел ун көн кебек тә булмады

Колхозда хисапчы булып эшли башлаган кызга авылдашы Рифкатьнең күзе төшә.

– Рифкать ул вакытта дуңгыз фермасында эшли иде. Мин хисапчы булгач, еш кына бергәләп отчетлар төзергә, эш буенча очрашырга туры килде. Озаклап очрашып йөрергә туры килмәде – 1955 елда гаилә кордык. Соңрак ул бригадир булып эшли башлады. Бер-бер артлы кыз-улыбыз дөньяга килде. Әллә инде Рифкатемнең гомере кыска буласын белеп, Ходай шулай ашыктырган, күрәсең – ун елдан соң, авырып, бик тиз генә мәрхүм булды, – ди Хадимә апа.

Хәдимә апа 36 яшендә ике бала белән тол кала. Балаларны аякка бастырырга, кеше итәргә кирәк. Хадимә апа, күз яшьләрен эчкә йотып, бар көчен җыеп, дөньяның якасына ябыша.

– Беренче баладан соң эшкә чыккач, авыл советы депутаты итеп сайладылар, секретарь булып эшли башладым. Икенче баладан соң колхозга эшкә чыгарга туры килде. Башта төрле эштә йөрдем. Совхозда тавык фермасы оешкач, анда алты ел хезмәт куйдым. Соңрак учетчы-лаборант итеп билгеләделәр. Ялгыз кешегә авыр булса да, бирешмәдем. Бу урында 9 ел эшләп, лаеклы ялга чыктым. Тормыш авырлыкларын эш белән җиңгәнмендер. Тынгысыз хезмәт бар нәрсәне онытып торырга ярдәм итте. Әле бит ике баланы үстереп кеше итәргә, аларны тормыш юлына чыгарырга кирәк иде. Шуңа күрә дә абынмаска, егылмаска тырышып гомер иттем, – ди Хадимә апа.

Сынауларны өеп бирде язмыш

“Ходай түзә алганыма, яратканыма бирермен” дигән гыйбарәне күп тапкырлар ишеткәнем бар. Хадимә апа да шул сүзләрне кабатлагач, башымнан “Тагын ни булды икән?” дигән уй узды. Ә аның сөйләгәннәрен ишеткәч, шушы кадәр сынаулар узуына карамастан, бүген дә Ходайга мең рәхмәтле булып яшәгән ак әбигә соклануым тагын да артты.

Кызы Энҗе унҗиде яшендә авырый башлый. Аякларына баса да алмаган кызына табиблар “өметсез” дигән тамга куеп җибәрә. Хадимә апаның бу диагноз белән килешәсе килми. Белгәннәрен исенә төшереп, күргән-ишеткәннәрен язып алып, кызына массаж ясый, аны дәвалый башлый.

– Ул чорда әниемнең ныклыгына, сабырлыгына исең китәрлек. Мин инде барысы белән дә ризалашкан идем, “табиблар булдыра алмаганны, мине кем дәвалый алсын?” дигән уй белән яши башладым. Әмма әнием “ булдырабыз, син барыбер аякка басасың” дип, өмет белән яшәргә өйрәтте. Авылдашларым да ярдәм итте. Мин аларның һәрберсенә рәхмәт укып яшим. Ике ел урын өстендә ятканнан соң, ниһаять, әкренләп аякка бастым, йөри башладым. Әлмәткә китеп, тегүче булып эшли башладым. Тормышка чыгып, ике кыз алып кайттым. Бүген әниемә рәхмәтле булып, кызларым-кияүләремнең хөрмәтләрен күреп яшим. Кызларым икесе дә шәфкать туташы булып эшли. Ходайга мең шөкер, – ди Энҗе апа.

“Бар да үтте”, – дип шөкер итәргә дә өлгерми Хадимә, улы Рафик авырый башлый һәм 57 яшендә гүр иясе була. Бала кайгысыннан арынырга өлгерми, укытучы булып эшләүче сеңлесе Рәвилә йөрәк авыруыннан 42 яшендә дөнья куя. Аның улы һәм кызы ятим кала. Балаларны Хадимә апа үзенә ала, аларны тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгара. Бүген кызы – Тәтештә, улы Яр Чаллы каласында яши. “Бу кадәр сынауларга ничекләр түздең?” дигән соравыма ул болай дип җавап бирде:

– Сабыр сулары эчеп... Минекеннән дә авыррак язмышлы кешеләр бар. Күпме кеше бу якты дөньяны күрүдән, үз аяклары белән йөрүдән мәхрүм булып яши, еллар дәвамында урын өстендә ятучылар бар. Ә мин “Мин – аяклы-куллы, күзле кеше шушы авырлыкларга бирешергә тиешме?” – дип, үземдә көч таптым һәм алга атладым. Артка борылып карасаң, упкын иде, кызым.

Каенанасы Гөлчирәне, үз әнисе Бибикәримәне, 98 яшенә кадәр карап-тәрбияләп, соңга юлга озата Хадимә Вәлиева.

Бүгенге тормышым оҗмахка тиң

Күпме югалтулар, күпме авырлыклар күрүенә дә карамастан, Хадимә апа – күңел аклыгын, җан пакьлеген саклап кала алган чын татар хатын-кызы. Аяклары авырту сәбәпле, урындыкка таянып кына йөри. Кызы Энҗе дә авырлык белән генә хәрәкәт итә. Кызы Әлмәткә кайтып киткәндә берүзе генә дә тора әле Хадимә апа. Оныклары, кияләре, сеңлесенең балалары да һәрвакыт кайтып, ярдәм итеп торалар.

– Бүгенге тормышым оҗмахка тиң, – дип, һәр туган көнгә шатланып яши күпне күргән тыл ветераны. – Балаларым нык ярдәм итәләр, кияүләрем дә улларым кебек. Алты оныгым, сигез оныкчыгым бар, һәрвакыт кайтып торалар. Аларны үз кулларым белән сөя алуыма тагын бер куанам. Социаль хезмәт күрсәтүче Лилиям дә бик әйбәт, уңган. Пенсияне вакытында бирәләр, өебез җылы, якты. Ничек зарланасаң?! Ялкау булмаска, эшләргә кирәк. Эшләгән кеше ач та булмый, дөньясы да җитеш була. Яшьләр ялкауланмасын, – ди ул.

Бүгенге яшь буынга менә кемнәрдән үрнәк аласы һәм өйрәнәсе ул! Куйган хыял-максатларыңа ирешү өчен тырыш, сабыр булырга һәм һәрвакыт алга барырга кирәк. Ә андый сыйфатларга ничек өйрәнергә дисәгез, Ташлыяр авылында яшәүче Хадимә апа Вәлиева янына барыгыз. Гыйбрәт алырсыз!

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: