Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабыйларга өстәмә ризыкны кайчан бирә башларга?

Баланы тукландыру мәсьәләсе бик мөһим, аеруча да сабый тормышының беренче елларында. Бу - баланың үсеше, аның тормышының, организмының алга таба программалашуы. Балаларның организмы нык, стресска чыдам булсын өчен аларны инде берничә айлык вакытта дөрес һәм витаминнарга бай ризыклар белән тукландырырга киңәш итә табиблар.

Академик Ю.Е.Вельтищев исемендәге медицина фәнни-тикшеренү клиник педиатрия институтында бүлек җитәкчесе Елена Кешишян сүзләренчә, бала үсеше процессының бер өлешендә әнисенең сөтендә булган матдәләр генә җитми башлый. Кемдер балага 6 айдан өстәмә ризык ашатырга мөмкин, ди. Әмма балалар табибы китергән мәгълүматларда нәниләргә 4,5-5 айда ук туклану җитми башлый, диелә.

- Кайбер балалар тән авырлыгын бик тиз җыя башлый. Аларны хәзер хәтта "эре" балалар дип тә атап йөртмиләр. Чөнки алар безнең заманда бик күбәйде. Хәтта моңа багышланган тикшеренүләр дә үткәрәләр. Балаларның авырлыгы артуга бәйле, 4,5-5 айда аларга туклану җитми башлый, шуңа да андый сабыйларга өстәмә ризыкларны да иртәрәк бирә башлыйлар.

Баланың өстәмә ризыклар кабул итәргә әзер икәнен ничек белеп була?

Моны балага ризыкны аз-азлап ашатып карап белергә мөмкин. Әгәр дә сабый ризык белән уенчык түгел, ә ризык буларак кызыксына икән, шул чагында аңа әлеге азыкны бирергә була. Бала ризыкны кабул итмәскә, кире чыгарырга, авызын ачмаска мөмкин. Шул чагында без баланың ризыкны кабул итәргә әзерме икәнен ачыкларга тиеш. Чөнки бала үзе теләмичә, аңа азыкны "көчләп" диярлек ашатсак, балада ризыкка карата тискәре караш туачак. Әмма баланың көен көйләп, аны ашатмыйча да торырга ярамый. Без нарасыйны өстәмә ризык кабул итәргә акрынлап әзерләргә тиеш.

Моны ни рәвешле эшләргә кирәк?

Балага ризыкны аз-азлап каптырып карарга. Моның өчен хәзер нинди генә җайланмалар юк. Балада ризык тәмен тою формалашырга тиеш. Баланы ризыкны кабул итүгә якынча 2 ай дәвамында әзерләргә мөмкин.

Рационга өстәмә ризыкны ни рәвешле кертә башларга?

Әгәр дә бала өстәмә ризык кабул итәргә әзер икән, әгәр дә аның ашкайнату-эчәк системасы формалашып беткән икән, ул чагында өстәмә ризык бирә башлау тиз булачак. 5-6 айлык балага өстәмә ризык бирелә башлый икән, бу процесс бик тиз - 3-4 көн эчендә гамәлгә ашырыла. Бигрәк тә бала имә һәм ана кеше үзе дә ул ризыкларны ашап караган икән, нарасыйда аллергия булмаячак. Шуңа да ризыкны тамчылап бирүдән мәгънә юк.

Балага өстәмә ризык буларак нинди азык-төлекләрне беренчеләрдән булып бирергә була?

Һәр продуктны рационга кертү вакыты 3-4 көн икәнен исәпкә алганда, ризыкларның нинди тәртип белән менюга кертелүе мөһим димәс идем. Стандарт буенча башта боткалар, аннары яшелчә ашата башлау дөрес дигән сүз түгел. Киресенчә булган очракта да, бер нәрсә дә үзгәрмәчәк. Әмма яшелчәләрдән башлаган очракта, бала ризыкны кабул итмәскә мөмкин.

Кемдер яшелчәләрдән беренче булып балага ташкабак бирергә, ди. Ни өчен аңа тукталулары бик үк аңлашылып та бетми. Бәлки бу ташкабакның тәменә бәйледер.

Шунысын да әйтергә кирәк, әгәр бала ризыкны беренче бирүдә кабул итми икән, аңа берничә айдан соң кабат аны каптырып карарга, тәкъдим итәргә кирәк.

Ризыкның кайсы файдалырак: өйдә әзерләнгәнеме, кибеттән сатып алганымы?

Промышленность юлы белән әзерләнгән ризыкларны балага бирү өстенрәк. Әмма барлык гаиләләр дә балаларына риызкларны кибеттән алып ашата алмый. Шуңа да балалар табиблары нарасыйларга кибеттән алынган ризыклар ашатырга гына ярый дип, әти-әниләргә катгый әйтү дөрес түгел. Өй шартларында да боткаларны, яшелчә һәм җиләк-җимеш пюреларын әзерләргә була. Шуны онытмагыз: безнең максат - баланы дөрес итеп тукландыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев