Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуйга рәхим итегез!

 3 июльдә Мөслимдә Бөтенроссия татар авыллары Сабантуе үтә.

Бөтенроссия татар авыл­лары Сабантуе Татарстанда беренче тапкыр уза. Бәйрәм Мөслимнең “Кояшлы Ык” ял зонасында – “Ык” пар­кында үтәчәк.

“Ык” паркы (эшче исеме – “Киләчәк”) төзелеше ике ел элек башланды. Агач-ку­аклыклар баскан, әрәмәгә әйләнгән мәйдан район оешма-предприятиеләре көче белән чистартылды. Узган ел дәвамында биредә төзелеш эшләре барды.

– Мөслимдә туып үскән һәр кешегә Ык буе бик кадер­ле. Кечкенә чакта һәрберебез шунда шомырт ашаган, су кергән, балык тоткан. Тик ел­лар үтү белән биредә чүплек барлыкка килгән, әрәмәне чаган баскан. Бу күңелне бик әрнетә иде. Ык буе белән бәйле тагын бер вакыйга: мин тугач, әтием Ык буеннан бо­лын чәчәкләре җыеп кайтып, әниемә бүләк иткән, – ди рай­он башлыгы Рамил Муллин. – Күңелдә Ык буен төзекләндерү турында хыял яши иде. Алла­га шөкер, дәүләт җитәкчелеге ярдәме белән ял зонасына әйләндерә алдык. Бу эштә кат­нашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм.

Күмәк көч тау күчерә, ди. Уртак тырышлык белән 5 мең кеше сыйдырышлы зур амфитеатр, 2 мең кешегә исәпләнгән кече амфитеатр, 2200 метр дистанцияле ип­подром сафка басты. Бер гек­тар мәйданда сәүдә урыннары, 1500 машинага исәпләнгән дүрт парковка ясалды. 7100 метр озынлыгында тротуар­лар эшләнде, юлларга яктырт­кычлар куелды. “Кояшлы Ык” ял зонасы 276 гектар тәшкил итә, “Ык” паркы шуның 100 гектарын били. Парк кунаклар кабул итәргә әзер.

– Сабантуйга 50 меңгә якын кеше килер, дип көтелә. Бөтендөнья татар конгрессыннан гына да 500гә якын делегат киләчәк. Татар сәүдәгәрләрен көтәбез. Шулай итеп кунаклар гына да 2 меңгә якын булыр, дип фаразлыйбыз. Сабан­туй мәйданының 30-50 мең кеше сыйдыру мөмкинлеге бар, – ди район башлыгы. – Төп кунаклар, әлбәттә инде – мөслимлеләр! Дөрес, рай­ондашларыбыз, беренче чи­ратта – бәйрәм хуҗалары, ку­нак кабул итәбез. 400гә якын райондашыбыз кунаклар­ны өйләрендә кундырырга теләк белдерде. Татарстан­нан читтә яшәүчеләр татар мохитенә, татарча аралашуга сусагандыр. Алар, Мөслимне, татарларның көнкүрешен, тормышын күреп, кунак бу­лып, халкыбызның күңел җылысын алып китә алса­лар, бу Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә бер этәргеч булыр иде.

Билгеле булганча , Бөтенроссия татар авылла­ры Сабантуе 3 июльдә уза. 2 июль көнне кич “Яшьлек” спорткомплексында татар эстрадасы йолдызлары кон­церты булачак. Шул ук көнне ат чабышларының ярымфи­налы да узачак. 3 июльдә райондашларны һәм райо­ныбыз кунакларын Сабан­туйда көтәбез! Бәйрәмне үз югарылыгында үткәрергә яз­сын!

Римма Афзалова.

Динар Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев