Реклама
Матбугат үзәге игълан иткән "Сабантуйдан селфи" фотоконкурсында бүген, 31 июльдән тавыш бирү башланды. Гадәттәгечә, тавыш бирү сайтыбызның сораштыру бүлегендә алып барылачак. Иң күп тавыш җыйган райондашыбыз бәйге спонсоры - маникюр ясау остасы Энҗе Салихованың сертификатына лаек булачак. Катнашучылар белән тагын бер кат танышыйк.
Беренчеләрдән булып безгә райондашыбыз Лариса Гыйләҗева фотосын юллады. Тавыш бирүдә дә ул 1 номеры астында катнашачак.
Чираттагы конкурсантыбыз - Лилия Морзаһанова. Ул Мөслим кызы Эльвира Гәрәева белән төшкән фотосын юллаган.
3 номерлы катнашучыбыз - Данир Мирсалихов.
Райондашыбыз Эльвира Ганиева да "Сабантуйдан селфи" фотоконкурсында катнашу теләген белдереп, безгә сабан туенда төшкән фотосын юллаган. Ул 4 нче номер астында катнашачак.
Фотокоекурсның 5нче катнашучысы - Елена Садирова.
Әлеге райондашыбыз - 6 нче номер астында катнаша. Ул - Ирек Шәяхмәтов, кызы Динә белән.
Гүзәл Фәхразыева юллаган әлеге фото - 7нче номер астында катнаша. Кызлар өчен тавыш бирергә онытмагыз!
СПОНСОРЫБЫЗ - маникюр ясау остасы ЭНҖЕ САЛИХОВА!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз