Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Сабантуйдан селфи" фотоконкурсы җиңүчесе билгеле булды

Матбугат үзәге игълан иткән "Сабантуйдан селфи" фотоконкурсына йомгак ясадык. Алдан вәгъдә иткәнебезчә, гадел юл белән иң күп тавыш җыйган катнашучыбызга спонсор - маникюр ясау остасы Энҗе Салихованың сертификаты тапшырылачак.

Барлыгы бәйгедә 7 райондашыбыз катнашты: Лариса Гыйләҗева, Лилия Морзаханова, Данир Мирсалихов, Эльвира Ганиева, Елена Садирова, Ирек Шәяхмәтов, Гүзәл Фәхразыева. Алар өчен 1914 кеше тавыш биргән.

Гомуми нәтиҗәләр буенча 1 урынны Мөслим егете Ирек Шәяхмәтов юллады. Ул 704 тавыш җыйган (36,8%). 2 урында - 699 тавыш җыйган Эльвира Ганиева. Аның фотосын барлык тавыш бирүчеләрнең 36,5% иң матуры дип тапкан. 3 урынга Елена Садирова лаек булды. Әлеге конкурсантыбыз фотосы 200 кешенең күңелен яулаган.

Димәк, Ирек Шәяхмәтовны җиңүче белән котлыйбыз! Аның белән фотога төшкән кызы Динәне дә тәбрик итәбез. Бүләкне Матбугат үзәгеннән килеп алуыгыз сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев