Мөслим-информ

Сабантуй көнне Мөслим урамнарында хәрәкәт чикләнә

2 июльдә - Мөслимдә Сабантуе көнне район үзәгендәге Урожайная урамында транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу көнне 6 сәгать 30 минуттан 15.00 сәгатькә кадәр Урожайная урамының Кооператив урамы киселешеннән алып, Банк урамы киселешенә кадәр арада транспорт өчен хәрәкәт ябыла. "Нурлыгаян" паркына керүдә дә чикләүләр бар - анда махсус пропусклы транспорт кына керә...

2 июльдә - Мөслимдә Сабантуе көнне район үзәгендәге Урожайная урамында транспорт хәрәкәте чикләнә. Бу көнне 6 сәгать 30 минуттан 15.00 сәгатькә кадәр Урожайная урамының Кооператив урамы киселешеннән алып, Банк урамы киселешенә кадәр арада транспорт өчен хәрәкәт ябыла. "Нурлыгаян" паркына керүдә дә чикләүләр бар - анда махсус пропусклы транспорт кына керә ала. 8 сәгать 30 минуттан пропуск белән керү дә туктатылачак. Сәгать тугызда парк территориясендә транспорт калырга тиеш түгел, дип хәбәр итәләр юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: