Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй Казанга килеп җитте: кайда, ничек һәм кайчан булачак? (ПРОГРАММА)

Узган атнада авылларда бәйрәм гөрләсә, иртәгә Казан кунакларны кабул итәчәк. Башкалада Сабан туе Аккош күлендә һәм Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта узачак.

Кайда ?

Аккош күлендә бәйрәмнең күптән булганы юк иде. Андагы сулыкларны чистарту эшләре барганга да паркта чараларны туктатып тордылар. Быелгы бәйрәмдә Татарстан халкы гына түгел, Футбол буенча бөтендөнья чемпионатына килгән чит ил кунаклары да катнашыр дип көтелә.
Традиция буенча, Казан ипподромында сәгать 15.00дә ат чабышлары узачак. Ипподромда тамашачы өчен аерым концерт программасы әзерләнә.

Нәрсә ?

Бәйрәм сәгать 9.30да башланыр дип көтелә. Гадәттәгечә, мәйданчыкларда җыр-бию уеннар белән үрелеп барачак. Оештыручылар әйтүенчә, тамашачы өчен 15 төрле милли уен әзерләгәннәр. Балалар өчен аерым мәйданчыклар эшләячәк. Аккош күлендә, Каенлыкта төрле районнардан килгән үзешчәннәрнең чыгышларын да күрергә мөмкин булачак. Теләгән кеше бәйрәмдә милли ризыклардан да авыз итә ала. Әлбәттә инде, Сабан туе көрәшсез узмый. Абсолют батыр тәкә һәм машина белән бүләкләнәчәк.

 


Ничек ?

Сабан туе ­мәйданнарына үз машинаң белән барырга да була, ­шулай да оештыручылар ­масштаб­лы чаралар вакытында җәмәгәть транспортын сайларга киңәш итә.
Каенлыкка автобуслар «Җи­ңү проспекты» метро станциясе, «10нчы микрорайон», Павлюхин урамындагы «Филармония концертлар залы» һәм Глазунов урамындагы «Теплоконтроль» тукталышларыннан кузгалачак.

Б у юнәлештә барлыгы 73 автобус йөриячәк. Каенлыкка 10 минут дигәндә электричкада да барып җитәргә була. Юл бәясе 22 сум. Казань-1 станциясеннән поездлар 08.05, 09.50, 12.25, 14.45, 18.05 сәгатьләрдә кузгалачак. Кирегә исә 08.55, 11.30, 13.15, 17.18, 18.53, 20.50, 22.33. сәгатьләрдә китә.
Аккош күленә баручыларны № 36, 46, 72нче автобуслар «Ремплер» тукталышына кадәр китерәчәк. Аннан биш минут саен бушлай автобуслар Сабан туе мәйданына илтәчәк. Аккош күленә таба барлыгы 72 автобус йөрия­чәк.  


Ипподромга 3нче троллейбус белән барырга мөмкин. «Җиңү проспекты» метро  тукталышыннан ипподром аша өстәмә шаттллар йөрер дип көтелә.
Бәйрәм көнне сәгать 6.00-17.00 аралыгында «Лесной городок» торак комплексыннан Ферма шоссесы урамына кадәр бер юнәлештә генә йөреп булачак. Ферма шоссесы җәяүлеләр йөри торган юлга әйләнәчәк. «Лесной городок» халкы исә Оренбург тракты ягына таба Бертуган Баталовлар урамы буйлап хәрәкәт итә ала.
Җәмәгать автобуслары иртәнге сәгать 8дән эшли башлый. Юл бәясе гадәттәгечә – 25 сум, тарифлар үзгәрми.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары.

 

ЧЫГАНАК: http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/sabantuy-kazanga-kilep-itte-kayda-nichek-m-kaychan-bulachak-programma

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X