Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабантуй хатирәләре

Халкыбызның милли бәйрәме - сабантуйлар да узып китте. Җыр-биюләре, дәртле уеннары, кыйммәтле бүләкләре, сагындырган очрашулары белән истә калучы бу бәйрәм кемне генә битараф калдырмагандыр. Мөслим һәр елдагыча район сабан туена зур әзерлек һәм санап бетергесез уңышлар белән килде.

Меңләгән райондашларыбызны, якташларыбызны, чит шәһәр кунакларын берләштерүче сабантуй мәйданы һәр ел саен үзгәреш кичерә. Шулар арасыннан иң истәлеклесе - ул да булса паркка исем бирелү булгандыр. Узган елның сабан туенда паркыбыз "Нурлыгаян", ягъни биредә беренче агачларны утырткан райондашыбыз исемен алды. Быел исә үзәк мәйдан чисталыгы, эчке бизәлеше белән генә түгел, халык өчен аеруча да уңайлы булуы белән истә калды. Бәйрәмгә 15 көн кала алдан биредә өмәләр оештырылды. Карт агачларны кисү, корыган үләннәрне җыештыру, койма-утыргычларны буяу кебек эшләрдә барлыгы 53 оешма-предприятиедән һәркөн 38-51 кеше катнашты. Шунысы куанычлы, алар арасында күз буяу өчен генә катнашучылар булмады. Коллективлары зур булмаганнарның да оешма-предприятиеләрдән калышмыйча, өмәләрдә катнашуын уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк. Оешма-предприятие исеменнән даими өмәгә йөргән, тырыш хезмәт куйган, шул гамәлләре белән башкаларга үрнәк булган райондашларыбыз саны шактый булды.

Чәчү эшләре төгәлләнеп, кыр батырларын хөрмәтләү тантанасы булган сабан туе алдыннан урамнарыбыз да үзгәреш кичерде. Һәркайда миллилегебезне, күпмилләтле халыкның дуслыгын исбатлаучы төрле төстәге флаглар-тасмалар эленде. Урам баганаларына сабан туен тасвирлаган плакатлар, котлау баннерлары эленде. Үзәк Пушкин урамының гөл-чәчәккә күмелүе мөслимлеләргә ел буена җитәрлек соклану, тугын ягына карата горурлык хисләре бүләк иткәндер.

Төзекләндерү эшләреннән кала, милли бәйрәмебезне уздыру өчен сәнгать ияләренең зур көч куювын әйтми мөмкин түгел. Берничә ай дәвамында район үзешчәннәре бәйрәм программасын әзерләде. 500дән артык бала катнашында узган массовка зур шәһәр-районнарда узучы тамашалардан да көчлерәк булды. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән күренеш быел да мөслимлеләрне таң калдырды. Татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары гына түгел, районыбызда яшәгән башка милләт вәкилләренең дә тормыш-көнкүрешен тасвирлады ул.

Җырлы Мөслим, моңлы Мөслим, дияргә ярата халкыбыз. Сәнгатькә генә түгел, спортка, сәламәт тормышка гашыйк егет-кызларыбыз. Ат чабышы, көрәш кебек милли уеннарда кемнәр генә катнашмаган да, кемнәр генә бил алышмагандыр. Билгеле, бүләксез уен берәүне дә кызыксындырмас. Бу мәсьәләдә дә мактанырлык сабантуебыз. Район эшмәкәрләре һәр елдагыча быел да кыйммәтле истәлек бүләкләре белән ярдәм күрсәтте. Бүләкләр генә түгел, гомумән, бәйрәмне оештырдуа кирәк булган барлык ярдәм эшкуарларыбыздан булды.

Сабантуйлар якынлаша башласа, еш кына "Нинди артист килә?" - дигән сорауны еш бирәләр. Һәркемнең бәйрәмдә яраткан артистын күрәсе киләдер. Читтән артистлар чакырганда Сабантуйга милли рух өстәүче, югары профессиональ осталыклары булган сәнгать әһелләренә өстенлек бирелә. Быелгы Сабантуйга Яр Чаллы шәһәреннән "Болгар" бию театрын чакыру шул принципка нигезләнеп эшләнде. 2 сәгать буе 14 кешелек тере оркестр башкарган музыкага 16 кешелек бию коллективының чыгышына сокланмаган кеше булмагандыр. Бию хәрәкәтләре белән гореф-гадәтләрне, тарихи вакыйгаларны аңлатып булуына һәркем таң калгандыр.

Чиләбедән килгән кунакларыбызның гармуннарда виртуоз уйнаулары, Татарстанның атказанган артисты Марат Канафин башкарган җырлар Сабантуебызга ямь өстенә ямь булдылар. Дагыстан Республикасыннан килгән канатта йөрүчеләр, кеше мөмкинлекләренең чикләнмәгән булуын раслап, Сабантуйда катнашучыларның күңелләрен яулдылар.

Авыл җирлелкәрендә узган сабантуйлар аерым игътибарны таләп итә. Һәр җирлек бу бәйрәмне шулай ук ныклы әзерлек белән каршы ала. Район үзәгендәге кебек үк авыл сабантуена бик күп якташларыбыз, кунаклар кайта. Узган елны Мөслим районы 400 еллык юбилеен билгеләп үткән Елгабаш сабантуе белән республика күләмендә шау-гөр килгән иде. Быел исә мондый зур бәйрәм ВӘрәшбаш авылында узды. Иң зур бүләк - бу көнне вәрәшбашлыларга берьюлы ике чишмә "Исрафил" һәм "Тәпти" чишмәләре ачылды. Әйтергә кирәк, район күләмендә спонсорлар ярдәме белән төзекләндерелгән чишмәләр саны арта бара. Әлеге чишмәләрне төзекләндергән райондашларыбыз башка мөслимлеләрне игелекле эшкә дәште.

Билгеле, сабантуй хатирәләрен кыска гына вакыт эчендә сөйләп бетерү мөмкин түгел. Гадәттә, бәйрәм истәлекләре адәм баласына ел әйләнәсе бәйрәм кәефендә йөртә. Мөслим сабантуе да еллык энергия, бәйрәм хатирәләре, иксез-чиксез горурлык хисләре бүләк итте.

Сабантуй буыннан-буынга күчә, мәңге картаймый, көтеп алынган бәйрәм булып, миллилекне саклап, яңа төсмерләр, бизәкләр алып, татар халкын гына түгел, ә төрле милләт вәкилләрен бергә туплап, туганнарны, газиз балаларны туган нигезгә тартып кайтара. Алай гына да түгел дөньяның төрле почмакларында елдан-ел күбрәк урын ала бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев