Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

САБАНТУЙ БАТЫРЛАРЫ: "Әюпов" хуҗалыгы алдынгысы Фәһим Тәһауов

Фәһим Тәһауов (рәсемдә) – “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы. Хезмәт юлын тулысынча авыл хуҗалыгына багышлаган әлеге ир-егетнең трактор “штурвалы” артына утырганына да инде 40 ел тулган. 

“Әюпов” хуҗалыгында исә ул оешкан көннән бирле хезмәт куя. Язгы кыр эшләрендә Ф.Тәһауов “МТЗ-82” тракторы белән орлык төяүдә, катоклауда катнашкан. Урып-җыю чорында исә иртәдән кичкә кадәр ындыр табагында хезмәт куя, кайткан ашлыкны урнаштыра. “ Кырык ел буена тракторда эшләү арытмадымы”, – диюемә каршы Фәһим абый: 
– Трактор тавышы миңа моңлы җыр сыман. Кайчагында, шул тавышка кушылып, үзем дә җыр сузам. Укуны тәмамлау белән туган ягыма эшкә кайттым, читкә китү теләге гомумән булмады. Туган җиреңдә, басу-кырларда эшләү – үзе бер бәхет, бер ял бит ул, – диде. 
Эшкә нык булса да, үзе хакында сөйләвен сорагач, бөтенләй югалып калды Фәһим абый. Тыйнак, аз сүзле алдынгы тракторчы турында  “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Әюпов та: 
– Аз сүзле ул безнең Фәһим Фоатович. Ә эш кушсаң, аннан да тиз һәм төгәл башкаручы юк! Шуңа хуҗалыкта иң җаваплы эшләрне аңа йөклибез, – ди. 
Гаиләсе дә түгәрәк тырыш механизаторның. Тормыш иптәше Вәсилә апа белән өч балага гомер бүләк итеп, аларны олы тормыш юлына чыгарганнар. “Аз сөйләп, күп эшләргә кечкенәдән әтием өйрәтте”, – ди Фәһим Тәһауов. Шуңа да дөньясы җитеш, тормышы түгәрәк аның. 

Фәридә Гайнетдинова.
Римма Афзалова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев